Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлин: 1945 елда һәм бүген

Икенче дөнья сугышы беткәнгә 70 ел. 1945 елда Берлинны җир белән тигезләгән соңгы бәрелештән соң наци җитәкчелеге капитуляция актын имзалап җиңелүен таный. Шәһәрдә 600 меңләп фатир, күп кенә иҗтимагый биналар җимерелә. Бу хәрабәләр, бигрәк тә Берлин дивары буендагылары, әле дистә еллар буена сугышны искә төшереп тора. 1990 елда ике Германия берләшкәч төзекләндерү эшләре башкарыла, шәһәрнең күп өлешләре танымаслык булып үзгәрә.

Photo 1 Photo 2
Бранденбург капкасы, Берлинның иң танылган урыны, Берлин диварына якын булганга Салкын сугыш чорында һәм аннан соң да җимерелгән хәлдә кала бирә. 2000-2002 елларда гына төзекләндерелә.
Photo 1 Photo 2
Уң фотода Кызыл армия хәрбиләре Рейхстаг алдында фотога төшә. 1945 елның 30 апрелендә бу бина өчен каты бәрелешләр була. Нәкъ шул көнне Гази Заһитов Рейхстаг түбәсенә менеп байрак кадый. Хәзер бина төзекләндерелгән, анда Германия парламенты урнашкан. Архитектор Норман Фостерның пыяла гөмбәзе бинаны туристлар өчен популяр урын итте.
Photo 1 Photo 2
Кайзер Вилһелм чиркәве сугыш яралары бүген дә күренеп торган сирәк урыннарның берсе. 1943 елда бомбалау нәтиҗәсендә җимерелгән чиркәү сугыш беткәннән соң дә хәрабә хәлендә махсус калдырыла.
Photo 1 Photo 2
Рейхстагның башка яктан күренеше. Диварда 1945 елда совет хәрбиләре калдырган язуларны әле дә күреп була.
Photo 1 Photo 2
Александр мәйданы, 1920нче елларда Берлинның төңге тормыш үзәге, сугыш вакытында җимерелә. 1960нчы елларда төзекләндерелеп, шундагы телевидение манарасы белән бергә Көнчыгыш Берлинның иң танылган урынына әйләнә.
Photo 1 Photo 2
Уң фотода шагыйрь һәм фронт хәбәрчесе Василий Захарченко 1945 елның 16 маенда бер совет офицеры белән гәпләшә. Шул ук урында 2014 елның 24 апрелендә Клеменс исемле велосипед-такси йөртүче язгы кояшта мәштәриләрен көтеп утыра. Артта сул якта мәшһүр Адлон кунакханәсе, 1945 елгы фотода ул әле җимерелгән хәлдә, 1997 елда төзекләндерелә.
XS
SM
MD
LG