Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер сәнгатькәренең хезмәте бәяләнде


“Шытыр-шатыр” төркеме. Уңда - Гаяз Габдуллин
“Шытыр-шатыр” төркеме. Уңда - Гаяз Габдуллин

Төмән районы Шыкча авылының “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик төркемен оештыручы Гаяз Габдуллинга Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе исеме бирелде.

Үткән ел Төмән районының Шыкча авылындагы балалар фольклор-этнографик төркеменең халыкара “Русское лето в Италии” балалар фестивалендә сынатмавы турындагы язмамда: “Халыкара күләмдә дәүләт ансамбльләре арасында 3 беренче урын алу – сигез ел эшләп килгән төркем өчен зур дәрәҗә. Гаяз әфәндене репертуар өчен бөртекләп җыйган материаллары, туктаусыз эзләнүдән туган уен кораллары, көн саен шөгыльләнүдән чарланган коллективы алып килә бу биеклеккә. Аның хезмәте илебез тарафыннан лаеклы бәяләнер дип ышанасы килә”, - дигән юллар бар иде. Һәм менә үткән елның декабрендә Гаяз Габдуллинга “Татарстан республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе” исеме бирелгәнлеге турында хәбәр таралды. Ул аны Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан әле күптән түгел генә алуга иреште.

Президент бүләкли
Президент бүләкли

Гаяз Габдуллинның фидакарь эшен күргән, аңлаган кешеләр: “Ул бик лаек иде бу бүләккә, аның җанын-сәламәтлеген биреп башкарган хезмәтләре татар мәдәниятен күтәрүдә әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Хәзер себер татарлары фольклорын балаларга өйрәтеп кенә калмыйчан, илгә, дөньяга яңгырата”, - дип шатлыкларын белдерделәр. Бу эшкә аның бөтен гаиләсен тартуын, алны-ялны белми шөгыльләнүен, тик менә матди як турында бөтенләй уйламавын хәбәр иттеләр. Өлкәдәге нинди генә бәйгедә катнашса да гран-при алмый калмаган белгечнең XX гасыр башында башка районнан күчереп китерелгән, бүгенге көндә авария хәлендәге өйдә яшәве күңелләрен сызлатканын әйттеләр. Бу энтузиаст затка Шыкча авыл һәм Төмән район хакимияте, өлкә татар иҗтимагый оешмалары ярдәм кулын сузарлар дип өметләнәләр алар.

Гаяз Габдуллин - гел эше турында гына уйлаган сирәк очрый торган белгечләрнең берсе.

Илүсә Габдуллина
Илүсә Габдуллина

- Хәзер без Лайтамак авылы җырын, себер елгалары турында себерчә такмаклар өйрәндек, Илүсә Габдуллина себертатар халык җыры “Томкыяк”ны башкарды, ул фольклорчыбыз Әлминур апа Патршина җыйган материаллардан алынды. Тагын берничә җыр бар, - дип эше турында бирелеп, яратып сөйли башлады ул. Быел да өлкә фольклор фестивалендә “Шытыр-шатыр”га тиңнәр юк иде. Аның күп еллар фольклорны үстерүдә керткән тырышлыклары өчен Татарстан республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова да мәдәният министрының мактау кәгазе белән бүләкләде.

- Әле кигән костюмнарыбызны тегү өчен үзебезнең җирле хакимият булышты. Хәзер фольклор өчен яңалар кирәк инде.

Яңа материалларны халыктан сорашабыз, китаплардан эзлибез. Илгиз Кадыйровтан, Геннадий Макаровтан алган җырларыбыз бар, Әлминур Патршина репертуарын кулланабыз.

Илшат Габдуллин (у)
Илшат Габдуллин (у)

Балалар элекке җырларны теләп өйрәнгәннәрен күрсәгез иде сез!? Элекке уен кораллары белән уйнаганда борынгы җырларга туры килгән тавышлар бигрәк тә кызыклы үзләренә. Без бит җыр яки бию белән генә чыкмыйбыз сәхнәгә. Аяк уенын да уйныйбыз. Биеп, җырлап, уйнап – барысын да бергә алып барырга тырышабыз. Кайберләре бу йөкләмәне күтәрә алмый, төркемнән чыга. Бала яшеннән чыгып китүчеләр дә бар. Быел Илүсә 9нчы сыйныфны тәмамлый, белемен хореография буенча дәвам итәргә уйлый, сәнгать колледжына укырга керергә планлаштыра. Илшат Габдуллин көзгә хәрби хезмәткә алына. Егетләрдән иң олылары булып Рөстәм Чәлилов кына кала. Кечкенәләрдән ике егетебез бар.

Италиягә барып кайту ансамбльдә шөгыльләнергә зур омтылыш бирде. Нәтиҗәләрне күргәч, кызыгып килүчеләр күп. Хәзер барысын да җыеп, кастинг үткәреп сайлап алырга туры килер. Ә йөрүчеләр дә алдан ук килеп утырып куялар, уен коралларында уйнарга өйрәнәләр. Белергә, өйрәнергә теләкләре күзләреннән үк күренеп тора. Кечкенәләргә дә зур реклама булды. Яңа йөргәннәре дә без дә чит илгә барырбызмы дип сорап куялар. Аның өчен бик тырышырга кирәк дим. Без көн дә шөгыльләнәбез. Ә шимбә һәм якшәмбе концертларга барырга туры килә.

Гаяз Габдуллинны Фәнзилә Җәүһәрова бүләкли
Гаяз Габдуллинны Фәнзилә Җәүһәрова бүләкли

Уен кораллары бик күп безнең: 4-5 думбра, сорнай, кубызлар, курайлар... Курайларны үзебезнең тальян, ике рәтле гармун тавышларына туры китереп үзем ясыйм. Курайлар ясау өчен бөтен авыл буйлап чаңгы таяклары җыеп йөрдек. Тагын да элекке бабайлардан сорашып борынгы уен кораллары ясыйм. Үзем ясаган шыбыжгы (ике кыллы борынгы скрипка), таштояк (атның тоягының арт ягына тире кигерсәң, ул барабан кебек катып кала, тырнак ягы белән бер-берсенә суксаң – урамнан ат китеп барган тавыш чыга) бар безнең. Терлекнең үт куыгын, эченә төрле зурлыктагы орлыклар салып, киптерсәң, маракас сыман тавыш бирә торган бер уен коралы килеп чыга. Шыбыжгының борынгырак рәвешен эшләргә исәп бар: эре терлекнең йөрәк пәрдәсе кирәк, шуны тарттырып шыбыжгыга кидереп киптерәсе бар. Шөлдер, шылтыравыгыч ясадык. Яңгырлы елларны балтырган бик калын булып үсә, киптереп, ике ягын ябасың да, эченә спираль рәвешендә шырпылар кыстырып чыгасың. Эченә төрле орлыклар (борчак, бодай) саласың. Аны әйләндерсәң җил, агач яфраклары, яңгыр тавышлары ишетелә.

Төрле тальяннар, бака гармун, баяннар бар. Хәзер күбесе гармунга күчтек, Илшат җырлаганда гына баянны алам.

Өлкә фольклор фестивалендә
Өлкә фольклор фестивалендә

Авылның бөтен чараларында катнашу белән бергә, өлкәкүләм бәйгеләргә, “Түгәрәк уен” бөтенрусия фестиваленә барабыз. “Салават күпере” өлкә фестивалендә ел да беренче урын алып, үткән ел гран-при алдык. Үткән ел Бирски, Новосибирски шәһәрләренә бардык, Сабантуйларда катнашып, Болгарга “Түгәрәк уен”га киттек.

Кайтуга тизрәк әзерләнеп Италиягә юл алдык. Бу сәяхәтләр балаларга зур чыныгу мәктәбе булды: поезд, автобуста йөрергә өйрәнделәр. “Түгәрәк уен”ның булуы – безгә дөнья күрергә мөмкинлек бирде. Анда гран-при алу сукмакларны киңәйтте. Монда ел саен автобус һәм башка чыгымнарны түләп, безне бу бәйгегә җибәрүче өлкә татар Конгрессына, уңайлыклар белән алып баручы Вәлимә Ташкаловага зур рәхмәтлебез. Алайса район, өлкә “Таң йолдызы”, “Салават күпере” белән генә чикләнеп яши идек.

Рөстәм Чәлилов
Рөстәм Чәлилов

Сәнгать колледжында төбәкара бәйге үтә, гел беренче урыннар алабыз, бик яраталар безне. Алар елдан-ел үсешне тикшерәләр, балаларның осталыгын күрә, уен коралларының юнәлешләрен барлыйлар. Әзерләнеп беренче урын алдык та, эш бетте түгел шул. Ел да югары исемне якларга, үсешкә омтылырга кирәк. Монда аларны белгечләр карыйлар: бала өч тавышка яхшы итеп җырлый, аңа өстәп төрле уен коралларында уйный, әле тагын төйдереп бии дә. Бөтен бала да алай булдыра алмый. Аларны өченче сыйныфлардан үк алып үстерергә кирәк.

Гаяз Габдуллин белән озаграк әңгәмә корган саен, аның әле ишетелмәгән сәләтләре ачыла тора. Өлкәннәр белән "Авылдашлар" һәм урта яшьтәгеләр белән "Мизгел" ансамбльләрен оештырган. “Өлкәннәр белән электән килгән такмаклар, халык җырларын җырласак, урта яшьтәгеләр белән үзем язганнарны өйрәнәбез”, ди ул. "Туган ягым - Ык буйлары" дигән җырын укучысы, Казанда белем алучы яшь җырчы Рада башкара. Берничә җыры авыл шагыйрәсе Гөлсинә Колчакова шигырьләрен көйгә салып туган.

Үзе гел яңадан яңа уен кораллары турында хыяллана, атказанган исеменә лаеклы дәрәҗәне саклау турында уйлана Гаяз Габдуллин.

XS
SM
MD
LG