Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Уфада саммитлар алдыннан сәяси кырны тазарту бара"


Айрат Дилмөхәммәтов (c) һәм Роберт Заһреев Уфаның Киров мәхкәмәсе алдында
Айрат Дилмөхәммәтов (c) һәм Роберт Заһреев Уфаның Киров мәхкәмәсе алдында

Уфада оппозиция активисты, бәйсез “Мәйдан” сәхифәсе, "Җирле үзидарә өчен" гәзитен чыгаручы Роберт Заһреев өй сагына алынды.

Роберт Заһреев интернеттагы бәйсез “Мәйдан” сәхифәсе, “За местное самоуправление” гәзитләре чыгаручы бәйсез журналист буларак билгеле. Ул 2011 елда экстремистлык өчен өч ел ярымга хөкем ителде. Заһреев ул чакта “Ревинформ”, ягъни революцион информация агентлыгы дип аталган бәйсез интернет сәхифәдә басылган язмалар өчен хөкем ителде.

Аның адвокаты Урал Хәмзин сүзләренә караганда, Роберт Заһреев соңгы вакытта Украинада булган. Украинага андагы хәлләрнең чынбарлыгы белән танышу өчен киткән булган. Уфага документларын яңарту өчен кайткач, иминлек хезмәте тарафыннан кулга алынып, башкаланың Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан өй сагына алынуга хөкем ителгән.

Иминлек хезмәтенең матбугат үзәге хәбәренә караганда, Роберт Заһреевка федераль эзләү игълан ителгән булган.Уфада 26 апрель экологларның каршылык чарасында катнашканнан соң аның эзенә төшкәннәр.

Роберт Заһреев башкорт милләтчесе Айрат Дилмөхәммәтовның “Ахыр Заман” исемле мәкаләсен үзенең “Мәйдан” сәхифәсендә бастыруы өчен гаепләнә.

Билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков сүзләренә караганда, Уфада узачак ШОС һәм БРИКС саммитлары алдыннан сәяси кырны тазарту гадәти күренеш булып тора.

“Русия күләмендә узачак зур саммитлар алдыннан төбәктәге сәяси кызу кешеләрне тазарту гадәти күренеш. Шуңа ул “кызу кул астына” эләкте. Гәрчә, республиканың сәяси вазгыятенә ниндидер этәргеч бирүче урыны юк дәрәҗәсендә булса да” ди Илдар Габдрафыйков.

XS
SM
MD
LG