Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Оборонсервис" эше нигезендә Евгения Васильева гаепле дип табылды


Евгения Васильева гаепле дип табылды. Элегрәк прокурор аңа шартлы хөкем сораган иде.

Мәскәүнең Пресненский мәхкәмәсе "Оборонсервис" җинаять эше нигезендә, Русия саклану министрлыгының милек бүлегенең элекке башлыгы Евгения Васильеваны алдашуларда гаепле дип тапты. Ул үз вазифасын кулланып, Русия саклану министрының ышанычын яулап “алдашу”га барган дип белдерде хөкемдар.

Элегрәк прокурор Васильевага сигез елга шартлы хөкем сораган иде. Шул ук вакытта гаепләүче тараф Васильеваның гаебе тулысынча дәлилләнгән дип саный.

Тикшерүчеләр фикеренчә, Васильева министрлыкның күчемсез милкен арзан бәядән саткан. Ул өч миллиард сумнана артык акча урлау, вазифаларын арттырып үтәү, зур күләмдә алдашуда гаепләнә. Элекке түрә үз гаебен танымый һәм барлык эшләрнең кануни булуын әйтә.

Васильева 2012 елдан бирле өй сагында тотыла.

XS
SM
MD
LG