Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда уйгыр кибет һәм рестораннарында хәмер һәм тәмәке сату мәҗбүри


Өремчедә уйгыр кызлары һәм Кытай хәрбиләре
Өремчедә уйгыр кызлары һәм Кытай хәрбиләре

Кытай хакимиятләре Синҗан уйгыр автоном төбәгенең күпчелек халкын мөселман уйгырлар тәшкил иткән Акташ авылындагы кибет һәм ресторан хуҗаларына халыкка аракы һәм тәмәке сатыгыз дигән күрсәтмә биргән. Бу күрсәтмә үтәлмәгән очракта, хакимият аларның кибет-рестораннарын ябу белән яный.

29 апрельдә тапшырылган күрсәтмәдә "1 майга кадәр безнең авылдагы барлык ресторан һәм кибетләрдә биш төрле хәмер һәм тәмәке сатыла башларга тиеш" диелә.

Өстәвенә, алар яхшы күренеп тора торган урыннарга куелырга тиеш. "Бу күрсәтмәгә битараф калган һәм чара күрмәгән һәркем үз кибетләренең ябып куелуын, кәсепләренең туктатылуын күрәчәк һәм алар мәхкәмәгә тартылачак" диелә.

Кытай коммунистлар фиркасенең Акташ бүлеге җитәкчесе имзалаган бу документта күрсәтмәнең "иң югары җитәкчелектән төшкәнлеге һәм халык өчен уңайлыкларны арттыру"ны максат итүе язылган.

Акташ авылын үз эченә алган Ласкуй районы коммунистлар бүлеге җитәкчесе Ришат Рози Ирекле Азия радиосына бу күрсәтмәгә аңлатма бирүдән баш тарткан. Шулай да Акташ авылындагы партия комитеты секретаре Гадел Сөләйман бу яңа сәясәтне төбәктә исламны көчсезләндерү тырышлыкларының дәвамы дип атаган.

"Монда динне көчсезләндерү эше бара һәм бу шул эшнең бер өлеше, – ди Сөләйман – 2012 елдан бирле кешеләр үзләрендә хәмер һәм тәмәке сатуны туктатты. Хәтта моннан табыш күрүчеләр дә халык ачуыннан куркып туктаттылар. Бу күрсәтмә шуңа күрә чыгарылган".

Сөләйман әйтүенчә, Акташта һәм Ласкуй районына кергән башка урыннарда күпләр хәмер һәм тәмәкедән баш тарткан, 16-45 яшьләр арасындагыларның 70-80 проценты хәмер һәм тәмәке кулланмый. Уйгыр җәмгыятендә аларны сатуны тыю турында рәсми күрсәтмә булмаса да, дини сәбәптән күпләр өчен алар тыелган нәрсәләр. Хәмерне гөнаһ дип санасалар, тәмәке тартуны үз сәламәтлегеңә аңлы рәвештә зыян китерү буларак исламда ярамаган нәрсә дип исәплиләр.

Сөләйман әйтүенчә, Синҗан уйгыр автоном төбәгендә сепаратизм һәм террорчылыкка каршы көрәш сылтавы белән каты кул сәясәте алып баручы Кытай хакимиятләре тәмәке тартмаучы уйгырларны дини экстремизмга йөз тотучылар дип исәпли.

Сөләйман шулай ук Акташтагы бу күрсәтмәнең башкалар өчен дә үрнәк буларак оештырылганлыгын, партия җитәкчелеге бу тәкъдимне беренче мәртәбә чыгарганнан соң авыл партия комитетының халыкның ризасызлык җавабы мөмкинлеге турында сүз күтәрмәгәнлеген әйтә.

"Безнең районда алтмыштан артык кибет һәм ресторан бар. Күрсәтмә килү белән өч көн эчендә аларның барсында да хәмер һәм тәмәке сатыла башлаган диләр. Әмма әлегә мин үзем барып тикшермәдем", ди Сөләйман.

"Бу хәл кешеләргә ошыймы, юкмы – анысын әйтә алмыйм. Бары тик бер кешенең каршы чыкканлыгы, икенче берәүнең партия секретаре белән сөйләшкәннән соң ризалашканлыгы турында гына ишеттем, – ди ул, – Безнең авыл бик мөһим авыл. Без "динне көчсезләндерү" эшен нәтиҗәле алып барырга тиешбез. Дингә хөрмәт арта бара һәм бу тотрыклылыкка куркыныч тудыра".

2009 елның җәендә Синҗан уйгыр автоном төбәге башкаласы өремчедә уйгырларның ризасызлык чарасы көч белән бастырылып 200ләп кеше һәлак булганнан соң төбәктә Кытай хакимиятенең уйгырларны ассимиляцияләү, аларның үзаңын бетерү сәясәте көчәйде. 2012 елда Кытайда партия һәм хакимият вәкилләренә, шулай ук студентларга ураза тоту тыелган иде. Кытай җитәкчелеге уйгырларның диндарлыгы Кытайның бербөтенлегенә һәм коммунистлар фиркасе сәясәтенә куркыныч тудыра дип исәпли.

XS
SM
MD
LG