Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йөзләгән татар яшьләре сәхнә йолдызы булырга тели


Йөзләрчә егет-кыз сәхнә йолдызы булырга тели
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00

Казанда апрель азагында үткән җырчы, алып баручы, юмор осталарын сайлау кастингы соңгы елларда иң зурысы булды. Оештыручылар 500дән артык катнашучыдан кирәклеләрен өч ай дәвамында караячак.

Казанның "OUT HALL" клубында узган кастингка 500дән артык кеше килүе сәхнә йолдызы булырга теләүче татар яшьләренең күп булуын күрсәтте.

Әлеге сайлап алу чарасын “ТМТV” телеканалы, Барс Медиа продюсерлык үзәге һәм “Татар радиосы” оештырды. Ул көнне халык, кастинг башланырга берничә сәгать алдан җыелды. Ерактан карап торганда "OUT HALL" клубы – кырмыска оясын хәтерләтте. Концерт караучылар барысы да җырчы булырга тели диярсең, ни генә эшләмәделәр монда, кем ашыга-кабалана анкета тутырды, кем үз чыгышын кабатлады, кемдер җырлады, башка берсе биергә маташты.

Сораштырган кешеләрнең күбесе халык һәм эстрада җырларын әзерләп килүләрен әйтте. Алып баручы булырга теләгән катнашучылар да очрады.

Үзләренчә үтә чая, соңгы модадан киенергә тырышканнар. Әмма алай да киемнәре арзанлы күренде, бу аларның сәхнә йолдызларына охшарга тырышуларын күрсәтте. Мәсәлән, Сембердән килгән Булат кастингка үтәр өчен барсына да әзерлеген әйтте: “Нәрсә кушсалар, шуны эшлибез инде”, ди ул кая килгәнен аңлап та бетермичә. Чөнки кастингта кушылган түгел, катнашучылар үзләре әзерләп килгән чыгышлар каралды.

“Каушата, куркыта бик каты, ләкин Раяз Фасыйхов булыр дип уйлаган идем, аңардан курка төшер идем күбрәк, ә монда бик куркырлык булмады”, диде икенче бер катнашучы Илназ.

“Мондый кастинглар кирәкме хәзерге вакытта, болай да җырчыларыбыз күп чакта?” дигән сорауга: “Кирәк! Оештырылган, димәк, кирәк!”, дип җавабын кыска тотты жюрида утырган билгеле җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова.

Оештыручылар өч юнәлештә сәләтлеләрне эзләде: җырчылар, алып баручылар һәм юмор осталары. Конкурсның бу этабында, катнашучыларга катгый таләпләр куелмады. Җырчылар акапель һәм әзер көйгә ике җыр, ә алып баручылар белән юмор осталары кызыклы чыгышлар күрсәтеп маташты.

Барс Медианың матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Кадыйрова белдергәнчә, катнашучылар арасында иң күбе җырчы булырга теләүчеләр, аннан соң алып баручылар һәм иң азы юмор күрсәтүчеләр булган. Барлыгы 500дән артык анкета тутырылган, Татарстанның бөтен районнарыннан, шулай ук якын тирә төбәкләрдән дә килгәннәр. Мисал өчен, Сембер, Тольятти, Уфа шәһәрләреннән дә яшьләр күренде.

“Араларында профессиональ итеп оста чыгыш ясаучылар да, һәвәскәр дәрәҗәсендәгеләр дә очрады, кайберләре исә бөтенләй әзерләнмичә килеп, сәхнәдә импровизацияләде, үзенчә кыланды. Күбесе эстрада, татар җыр сәнгатендәге популяр җырчы-артистларны кабатлады. Кайвакыт икенче Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Салаватлар ишетелеп алды.

Әйтергә кирәк, яшьләр татар телен яхшы белә, саф татар телендә камил итеп сөйләшәләр, бу факт сөендермичә калмады”, ди Лилия Кадыйрова.

Кастинг нәтиҗәләре өч ай дәвамында каралачак. Берничә ел элек Барс Медиа мондый кастингларны еш үткәрде. Кайчандыр, нәкъ менә шул сайлап алу чараларыннан Раяз Фасыйхов, Салават Миңнеханов, Илвина, Алинә Сафиуллина, Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә, Мөнир Рахмаев кебек үз тыңлаучысын тапкан җырчылар зур сәхнәгә чыкты.

XS
SM
MD
LG