Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азюрка мәктәбенең киләчәге өчен борчылган мөдир эшеннән җибәрелгән


Азюрка мәктәбе
Азюрка мәктәбе

Равил Миняев кызлар яулыкларын салмаган очракта, Мордовия мәгариф министрлыгы мәктәптән лицензияне алу белән янавын әйткән иде.

Мордовиянең татарлар яшәгән Азюрка авылы мәктәбе мөдире Равил Миняев эшеннән җибәрелгән. Аның урынына яңа җитәкче итеп Азюркада туган Саранскида яшәүче Адиля Янгличева билгеләнгән. Бу хакта Facebookта Айся Әхмәров яза.

Миняев берничә көн элек Азатлыкка мәктәптә мөслимә кызлар яулыкларын салмау сәбәпле, 5-11 сыйныфта укытуның лицензиясе алынырга мөмкинлеге турында борчылып сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, кызлардан яулыкларын салдыру өчен 2 июньгә кадәр вакыт бирелгән.

Миняевның эшеннән алынуы кызлардан яулыкларны салдыра алмау, ягъни хакимият карарын үтәмәү белән аңлатыла. Билгеле булганча, узган елдан бирле Мордовиядә укучыларга яулыктан йөрүне тыйган карар кабул ителде.

XS
SM
MD
LG