Уфада танылган журналист янгында һәлак булды
Башкортстан җәмәгатьчелеге "Тамаша" журналы хәбәрчесе Әлмирә Кәримова белән хушлашты. Бүгөн ул туган ягы – Учалы районына алып кайтып җирләнде. Әлмирә Кәримова республикадагы бик күп журналистар кебек тулай торакта яшәгән. Янгын 10 май теркәлсә дә, аның турында тулы мәгълүмат әле генә билгәле булды. Мәдәният хезмәткәрләре яшәгән тулай торакта чыккан янгында 25 бүлмә зыян күрә. Фаразларга күрә, төнлә коридорда калдырылган коляска янып китә. Анда тәмәке төпчегө ташлаган булулары ихтимал. Икенче фаразга күрә, янгын кыска ялганыш сәбәпле чыккан. Тулай торакта яшәүчеләр әйтүенчә, күпләр куе төтен сәбәпле өске катлардан җиргә сикергән. Тимер рәшәткәләр белән капланган тәрәзәләр артында яшәүче Әлмирә Кәримова төтенгә тончыгып һәлак була. Янгында аның белән яшәшгән оныгының да гомере өзелде, кызы бик авыр хәлдә реанимацияла ята.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?