Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы "Аромат" ширкәтенең чиста кереме 2,3 тапкыр кимегән


Казандагы "Аромат" ширкәте
Казандагы "Аромат" ширкәте

Белгечләр Русиядә икътисад начарланганга, Urals нефтенең һәм рубльнең бәясе төшкәнгә төрле ширкәтләрнең керемнәре дә кими дип белдерә.

Идел буенда парфюмерия-косметика җитештерүче эре ширкәтләрнең берсе "Аромат"ның кереме 2014 елда 2013 ел белән чагыштырганда 2,3 тапкыр кимегән. 2013 елда чиста керем 28,42 миллион сум булса, 2014 елда ул 12,32 миллионга калган.

Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украина көнчыгышындагы кораллы низагта катнашканга, белгечләр фикеренчә, Көнбатышның Русиягә карата кертелгән чикләүләре сәбәпле икътисад начарланганга, Urals нефтенең һәм рубльнең бәясе төшкәнгә төрле ширкәтләрнең керемнәре дә кими дип белдерә.

2015 елның дүрт аенда узган елның шул вакыты белән чагыштырганда "Камаз" да 14-40 тонна авырлыктагы йөк машиналарын 49%ка кимрәк саткан.

XS
SM
MD
LG