Акъяр (Севастополь) хакимияте Кара диңгез ярыннан бик еракта булмаган Гасфорт тавы итәгендә, күл буенда 266,5 һектар җирне 0,1 процент бәясенә Русиянең "Төнге бүреләр" мотоциклчылар клубына бирергә дип карар итте. Бу клуб җитәкчесе Александр Залдостанов Русия президенты Владимир Путинның дусты санала һәм "Төнге бүреләр"не күпләр хакимият хезмәтчеләре дип саный. Сөргеннән кайткан һәм үз өйләренә Сталин китереп урнаштырган урыслар оялаганын күргән кырымтатарларның яңа йорт төзү өчен җир сорау мөрәҗәгатьләре кире кагылган Кырымда иң яхшы урыннарның берсе Путин ярдәмчеләренә бирелде.
Путин ярдәмчеләренә Кырымда җир бушлай диярлек бирелә

1
Диңгез ярыннан бик еракта булмаган күлдә балыклар да бар.

2

3
Тау итәкләрендә хосусый йортлар да очраштыра

4

5
Элек казылма байлыклар эшкәртелгән ташландык корылма.

6

7