Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә татар грантлары урысныкыннан күпкә кимрәк


Татарларның күп кенә бәйрәме чәй өстәле артында тәмамлана
Татарларның күп кенә бәйрәме чәй өстәле артында тәмамлана

Татарстан хөкүмәте татар телен, мәдәниятен үстерү белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар өчен быел да грантлар булдырды. Русиядә ватанпәрвәрлек проектларының берсе өчен генә дә берничә миллион сум грант бирелсә, Русия татарларына тулаем биш миллион сум.

Татарстан хөкүмәте быел да Русия төбәкләрендә татар телен, мәдәниятен, мәгарифен, сәнгатен үстерү белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар өчен грантлар булдырды. Татарстан мәдәният министрлыгы хезмәткәре Гөлназ Солтанова Азатлыкка әйтүенчә, әлеге грантлар инде 2012 елдан бирле бүленеп килә. Быел грантлар өчен биш миллион сум каралган.

"Татар оешмалары грант отар өчен бәйгедә теләп катнаша. Узган ел 35 проект тәкъдим ителде. Алар арасында фәнни-гамәли конференцияләр, фестивальләр, Тукай укулары кебек чаралар бар иде. Мисал өчен Башкортстанда "Ике аккош" фестивале, Касыймда татар мәдәнияте үзәге барлыкка килүе, Ижауда милли мирасны саклауга багышланган фәнни җыен шул акчага узганның берничәсе генә.

Әлеге проектларны эксперт комиссия карый. Әлеге комиссиягә Татарстан президенты идарәсе, Татарстан хөкүмәте, татар федераль милли мәдәни мохтарияте, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, мәгариф һәм фән министрлыгы, традицион мәдәниятне үстерү үзәге, язучылар берлеге, мәдәният министрлыгы каршындагы җәмәгать шурасы, "Яңа Гасыр" телерадиоширкәте керә.

Шуннан соң күләме, ягъни нинди оешмага проектны тормышка ашыру өчен күпме акча бирү хәл ителә. Чараны оештыру өчен аның гомум бәясеннән грант буларак 20% бүлеп бирелә. Әгәр чара уздыруга бер миллион кирәк икән, шуның 200 меңе карала, әмма ул кадәр акча бирелмәскә дә мөмкин, чөнки әле чараның татарлар үсеше өчен мөһимлеге дә истә тотыла. Аны инде шулай ук эксперт комиссия билгели. Узган ел бирелгән грантлар исемлеге рәсми сәхифәдә урнаштырылган.

Әйтергә кирәк, Татарстан хөкүмәте аерган бу акчалар русиякүләм башка проектлар белән чагыштырганда күпкә азрак. Мисал өчен, 2013 елда Русия президенты исеменнән 300 миллион сум грант бирелгән, шуның күп өлешен ватанпәрвар оешмалар алган иде.

Аерым алганда, үз клубларында “ватандашлык һәм ватанпәрварлык” тәрбияләү өчен “Ассоциация витязей” үзе генә дә алты миллион сум грант отты, ә Петербур казакларының (казачество) “Императорский конвой” җәмгыятенә хәрби-ватанпәрварлык рухындагы “Батырлык” яшьләр җәйләве үткәрү өчен җиде миллион сум каралды.

XS
SM
MD
LG