Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриотик матай сәяхәтләренә бюджет миллионнарны кызганмый


Урыс матайчыларының һәммә нәрсәсе чит илнеке
Урыс матайчыларының һәммә нәрсәсе чит илнеке

Европа илләре буйлап сәяхәттә йөрүче һәм Русия телевидениесенең төп каһарманнарына әверелгән "Урыс мотоциклчылары" оешмасына дәүләт бюджетыннан 7 миллион сум бирелгән.

"Урыс мотоциклчылары" оешмасының Европага кертелгән вәкилләре дүшәмбе көнне Мюнхеннән Прагага килде. Алар 9 майны Берлинда каршыларга тели һәм үзләренең бу сәяхәтен Берлинны алган бабаларының батырлыгын кабатлау итеп күрсәтергә тырыша. "Йөрәк кушуы белән" ватан өчен кылынган бу патриотизм гамәле, баксаң, Русия салым түләүчеләре акчасына оештырылган икән. "Урыс мотоциклчылары" оешмасының "Урыс юлы". Русия традицияләрен, Русия җәмгыятенең рухиятен һәм патриотизмын күтәрүдә урыс мотоциклчыларының роле" исемле проектына грант рәвешендә дәүләт бюджетыннан 7 миллион сум акча бирелгән. Бу турыда мәгълүматны дәүләт грантлары сәхифәсеннән блогер Иван Ушенин күреп алган.

Бу грантка 3069 гариза килгән. Түрәләр шулар арасыннан иң лаеклысы дип "Урыс мотоциклчылары"н сайлап алган.

"Урыс мотоциклчылары" турында тулырак мәгълүмат Федераль салым хезмәте сәхифәсендә бар.

Сәхифәдә PDF форматындагы документны ачкач аны Александр Залдостанов оештырганлыгы һәм җитәкләве аңлашыла.

Александр Залдостанов Русия президенты Владимир Путинның дусты буларак та, илдә ризасызлык белдерүчеләрне кирәк булган очракта көч белән бастыру өчен "Антимайдан" хәрәкәтен оештыручы буларак та мәгълүм. Залдостанов бер үк вакытта "Төнге бүреләр" мотоциклчылар клубын да җитәкли.

Илдә мәгариф һәм медицина өчен акча җитмәгәндә патриотизм тәрбиләү өчен "Урыс мотоциклчылары"на бюджеттан 7 миллион сум бирелүне фаш иткән Ушенинга инде янаулар да башланган. "Башың арматура белән танышканнан соң синең беркемгә дә кирәгең калмаячак" дип тә язганнар.

Күп кенә фикер белдерүчеләр Залдостанов җитәкчелегендәге бу төркем бернинди дә патриотизм тәрбияләми дип исәпли. Алар "урыс мотоциклчылары"ның "Иж", "Восход", "Урал" кебек Русиядә ясалган мотоциклларны өнәмәвенә, гел АКШ, Япония, Европа илләрендә ясалган мотоциклларда йөрүенә, Русиядә тегелгән киемнәр түгел, Көнбатыш стилендә чит илдә тегелгән киемнәр киюенә, үзләрен урысча "мотоциклист" дип түгел, көнбатышча "байкер" дип атавына һәм шул ук вакытта Русия халкын Көнбатышка каршы котыртып йөрүенә ишарәли.

Кайберләре "Донбасста урысларны үтерәләр" дип кычкыручы шул байкерларның корал тотып андагы урысларны якларга ут астына түгел, ә бюджет акчасына Көнбатыш илләре буйлап сәяхәткә чыгып китүенә һәм Русия телевидениесенең ил халкы җилкәсенә төшкән барлык башка проблемнарны онытып әлеге сәяхәтне иң мөһим вакыйга буларак яктыртуына гаҗәпләнә.

Шулай ук, бар дөньяда байкерларның Алладан да, җеннән дә, үлемнән дә, юлбашчыдан да, юлдагы кыенлыклардан да курыкмый торган ирекле кешеләр булуын искә алып "урыс мотоциклчылары" бернинди дә ирекле байкерлар түгелләр, ә бары тик бюджет хисабына хакимият белән килештерелгән чараларда катнашучы мескен сәяси хезмәтчеләр генә дигән фикер белдерүчеләр дә бар.

7 миллион сум "Урыс мотоциклчыларына" бюджеттан бирелгән акчаларның әлегә фаш ителгән өлеше генә булырга мөмкин. Алар ил халкында "патриотизм тәрбияләп" бертуктаусыз төрле чараларда катнаша, сәяхәтләрдә йөри. Бу язда Залдостанов Казанга да килеп Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты һәм җәен Казанда патриотизм тәрбияләү тамашасы оештырып бирергә тәкъдим итте. Ул чара оештырылган очракта, аның Татарстан бюджетына күпмегә төшәчәге әлегә җәмәгатьчелеккә мәгълүм түгел.

Әле генә башка бер русиякүләм хәрби-патриотик тәрбия чарасы да нигәдер нәкъ менә Татарстан җилкәсенә төшкән иде.

XS
SM
MD
LG