Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада табиблар каршылык чарасы уздырды


4 апрель көнне Уфада ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары һәм хезмәткәрләре каршылык чарасы уздырды. Алар хезмәт хакларын күтәрүне таләп итә.

Чара башкаланың Химиклар мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды. Анда өч дистәгә якын кеше катнашты. Шуларның дистәгә якыны башкаланың Орджоникидзе районы ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Уфаның ашыгыч хезмәт табиблары узган елны ике тапкыр: сентябрь һәм октябрь айларында үзләренең хокукларын яклап каршылык чаралары уздырган иде. Алар хезмәт хакларын күтәрүне, төнлә эшләүләргә өстәмә түләү кертүне, хезмәт хакларының эш авырлыгына карап бирелергә тиешлеген таләп иткән иде. Сәламәтлек саклау министрлыгы комиссиясе тикшергәннән соң, аларның кайбер таләпләре канәгатьләндерелде. Ләкин агымдагы елның 19 мартында Уфаның Орджоникидзе районының ашыгыч хезмәт станциясе башы Светлана Йосыпова ачлык игълан итте.

Светлана Йосыпова
Светлана Йосыпова

Пикетта Светлана Йосыпова Азатлыкка шуларны сөйләде: “Безнең гомум проблемнар барлык илдәге ашыгыч хезмәттәге кебек, ул – кыскартулар, сәламәтлек саклаудагы оптимальләштерү. Ә инде үзебезнең бүлеккә килгәндә, каршылыклар узган елдан ук килә. Безгә үткән елдагы пикетлардан соң берникадәр хезмәт хакларын күтәрделәр. Ләкин башка таләпләр канәгатьләндерелмәде. Шуларның иң мөһимнәре: кыскартулар нәтиҗәсендә ярдәм күрсәтергә йөрүче өч кешелек төркемнәрне икегә калдыру, төркемнәрнең санын киметү, җиһазларны яңартмау кебек мәсьәләләр бар. Болар нәтиҗәсендә халыкка вакытында һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтүдә авырлыклар туа. Ашыгыч ярдәм күрсәтергә 50шәр минутка соңлап барган чаклар да була. Без шулай ук Уфа шәһәренең ашыгыч ярдәм хезмәте башы Марат Җиһаншинны вазифасыннан бушатуны да таләп итәбез. Хакимият безнең таләпләрне ишетергә теләми. Ачлык тотучылар 13 кешегә җиткән иде, берсенең хәле авыраю сәбәпле, туктатырга мәҗбүр булды. Минем дә хәлләрем начараюга бара. Безгә башкаладагы башка ашыгыч ярдәм хезмәте күрсәтү станцияләре хезмәткәрләре дә теләктәшлек белдерә, ләкин баш табиб Марат Җиһаншинның үч алуыннан куркып кушылмыйлар”.

4 апрельдә узган чарада “Ашыгыч ярдәм бригадаларын кыскартмагыз!”, “Тыныч эшләргә ирек бирегез!”, “Өч кеше өчен эшләү сәбәпле, безнең арыганлыкны гафу итегез”, “Сәламәтлек саклау – статистикада гына” һәм башка шундый эчтәлекле шигарләрне күрергә була иде.

Владимир Горелов
Владимир Горелов

Чарада катнашучылар арасында ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр дә бар иде. Шуларның берсе – Владимир Горелов Азатлыкка шуларны әйтте: “Ашыгыч ярдәмгә йөрүче төркемнәр кыскартылса да, аларның хезмәт хаклары өстәлмәде. Элек көндез һәм төнлә ярдәм күрсәтүче 19 төркем эшли иде, бүген көндез – 8, төнлә 12 төркем эшли. Халык саны арта, башкаладагыларның яшь күрсәткече дә өлкәннәр күбәю турында сөйли, ә ярдәм күрсәтүчеләр, киресенчә, кими бара. Мин үзем дә ачлыкка кушылырга теләк белдергән идем, ләкин машина йөртүчеләрне катнаштырмаска булдылар”.

3 апрельдә Уфада Русиянең Хезмәт конфедерациясе башы, ил президенты каршындагы кеше хокуклары буенча шура әгъзасы Борис Кравченко да булып киткән иде. Ул Башкортстанның сәламәтлек саклау министры, Русия табибларының хокукын яклаучы “Хәрәкәт” исемле һөнәр берлеге әгъзалары һәм Уфа шәһәренең ашыгыч ярдәм хезмәте башы Марат Җиһаншин белән очрашкан.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

“Хәрәкәт” берлеге координаторы Андрей Коновал сүзләренә карганда, Уфа табибларының проблемнарын чишү юллары тикшерелгән. Сөйләшүләр 6 апрельдә дәвам итәчәк. Аның сүзләренчә, “Хәрәкәт” һөнәр берлеге Уфа табибларын яклап Русиянең тагын дүрт шәһәрендә: Мәскәү, Петербур, Ижау һәм Брянскида да чаралар оештырган. Бу шәһәрләрдә 4 апрель көннке ялгыз пикетлар узган.

”Хәрәкәт” берлегенең Уфа бүлекчәсе башы Тамара Богданова сүзләренә караганда, хакимият каршылык чарасын уздырырга шәһәр читендәге бер мәйданга гына рөхсәт биргән булган. Борис Кравченко килеп киткәннән соң табибларга үзләре сораган “Химиклар” мәдәният сарае каршындагы мәйданны биргәннәр. Богданова сүзләренчә, “Химиклар” сарае каршында чара уздырырга рөхсәт итмәгән очракта, алар шушы ук урында ялгыз пикет үткәрергә җыенган булганнар.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров 30 мартта министрлыкның интернет сәхифәсендә ачлык тотучыларга бәя биреп, хезмәт хакларының югары булуы, таләпләрнең мәгънәсезлеге турында белдергән иде. Аңа караганда, башкаладагы калган 900 ашыгыч хезмәт сагында торучылар үз бурычларын үти, дәгъвалары юк.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Башкортстанның рәсми мәгълүмат чараларында да ачлык игълан итүчеләр шантажчылар дип бәяләнә. Аңа караганда, Орджоникидзе районы ашыгыч ярдәм хезмәте станциясе башы Светлана Йосыпова, мөдир булып эшләү белән бер үк вакытта, реанимация табибы йөген дә тарткан. Оптимальләштерү нәтиҗәсендә аны реанимациядә эшләвеннән алганнар. Шуннан соң ул ачлык чарасын башлаган һәм хезмәткәрләрен дә үзен якларга җәлеп иткән.

Светлана Йосыпова Азатлыкка бу хакта әйтмәсә дә, аның әнисе Анна Йосыпова кызының бер эш урыныннан кыскартылуын, моны узган елдагы каршылык чаралары өчен эзәрлекләү дип бәяләвен белдерде. Анна Йосыпова болар хакында республика башы Рөстәм Хәмитовка да мөрәҗәгать иткән.

Анна Йосыпова: “Миңа 76 яшь. Мин заманында золым корбаннары булган әти-әнием белән Себердә булган кеше. Кызыма узган елдагы каршылык чараларыннан соң эзәрлекләү бара. Ул да золым корбаны. Дүрт тапкыр кисәтү ясадылар. Берничә көнгә укырга киткән иде, шул арада реаниматологлыгыннан кыскартып куйганнар. Шуннан җыелышып, ачлык игълан итәргә булдылар. Алар эшләрен ташлап бер бүлмәдә җыелып утырмый, шуңа аларның бу чарасы кемнәргәдер күз буяу, мөдирләрен яклау булып та тоеладыр. Ләкин чынлыкта алай түгел. Кызым хезмәткәрләре мәнфәгате өчен көрәшә ”.

XS
SM
MD
LG