Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Антимайдан" халык ризасызлыгын бастыра алмаячак"


Русиядәге кризис тирәнәя барганда ХХ гасыр башындагы карагруһчыларга охшатып оештырылган сугышчан "Антимайдан" хәрәкәте җитәкчелеге коррупциядә гаепләнә.

Русиядә икътисади кризис көчәю сәбәпле халык ризасызлыгының киңкүләм протест чараларына әверелү мөмкинлеге арта барганда "Антимайдан" хәрәкәтен оештыручылар бернинди инкыйлабка юл куймаячаклары турында белдерә.

"Антимайдан"га ун меңләп хәрбинең, казакларның, спортчыларның, байкерларның берләшәчәге һәм аларның оппозиция митингларын бастырачагы әйтелә, көч куллану мөмкинлеге дә кире кагылмый.

Уфада протест чарасын антимайданчылар полиция белән бергә торып күзәтә
Уфада протест чарасын антимайданчылар полиция белән бергә торып күзәтә

Узган атнада оешуын игълан иткән бу хәрәкәт вәкилләре инде шимбә көнне Уфада "Яблоко" фиркасе һәм башкорт оппозицион оешмалары уздырган протест чарасында да күренеп алды. Хәер, Мәскәүдәгедән аермалы буларак, Уфада хәлләр көч куллануга барып җитмәде. Әмма моны Уфадагы митингның бик азсанлы булуы белән аңлатырга буладыр. Хәрәкәтне оештыручылар зур булмаган чараларны читтән генә күзәтеп торачакларын, хәлләр җитдиләнә башласа гына чаралар күрәчәген белдерә бит.

Путин хакимияте чорында Русия 700 миллиард доллардан артык бурычка батканнан соң нефть бәясенең кисәк төшүе һәм геополитик уеннарның чикләүләргә китерүе сәбәпле зур проблемнар башланганда аның 15 ел дәвамында икътисадны дөрес юнәлештә алып бармаганлыгы, нефтькә бәйлелекнең артканлыгы ачыклангач, президент ноябрьдә Иминлек шурасын җыеп илдә төсле инкыйлабларга юл куймау өчен "зарур булган һәммә нәрсәне эшләргә" кушты.

Һәм менә узган атнада "Антимайдан"ның оешуын үзәк телевидение каналлары зурлап хәбәр итте. Аны оештыру төркеменә "Сугышчан кардәшләр" ("Боевое братство"), Әфганстан ветераннары шурасы, Үзәк казак гаскәрләре һәм "Төнге бүреләр" исемле мотоклуб та кергән. Алар Русиядә Украинадагы кебек протест чараларына юл куймаячакларын белдерә.

Дмитрий Саблин
Дмитрий Саблин

"Сугышчан кардәшләр"нең рәис урынбасары, сенатор Дмитрий Саблин әйтүенчә, бу хәрәкәткә инде беренче атнада ук бер меңләп кеше кушылган. Хәрәкәтнең рәистәшләр шурасы һәм башкарма комитеты да булачак, диелә. Саблин әйтүенчә, хакимият рөхсәтеннән башка оештырылган барлык чараларга антимайданчылар анда катнашучылардан да күбрәк булып чыгачак. "Безгә каршы провокацияләргә бармаска киңәш итәм. Без иңгә-иң торачакбыз. Оешмабызда күпчелек офицерлар булу сәбәпле – без моны яхшы башкара беләбез. Без чигенмәячәкбез дә, качмаячакбыз да", ди Саблин.

Саблин әйтүенчә, антимайданчыларны урам чараларында эш итәргә өйрәтү өчен махсус лагерларда күнегүләр дә оештырылачак.

“Антимайдан” үзенең беренче чарасын Мәскәүдә Урыс милләтчеләренең сугышчан оешмасы (БОРН) әгъзасы атып үтергән адвокат Станислав Маркелов белән журналист Анастасия Бабурованы искә алучыларга һөҗүм итүдән башлады. Икенче көнне, 16 гыйнварда алар Мәскәүнең "Бобры и утки" кафесында Коррупциягә каршы фонд лекциясен тыңларга җыелган кешеләрне кыйнап ташлады.

Новая газета журналисты Ирек Мортазин Азатлыкка бу хәрәкәтне Һитлерюгендка яки Русиядә патша заманында монархияне саклау, реформаларга юл куймау өчен көч куллану ысуллары белән шөгыльләнгән карагруһчыларга (черносотенцы) охшатуын әйтте.

1905-1917 елларда Русиядә киң танылган каагрухчылар да хәзерге антимайданчылар кебек баштарак үзләрен "чын урыслар", "патриотлар", "монархистлар" дип атаган. Бу хәрәкәт Русия империясен һәм аның традицион кыйммәтләрен, "православие, самодержавие, халыкчанлыкны" яклау шигарләрен күтәреп чыккан һәм бар халык патшаны яклый дип күрсәтергә тырышкан, оппозицион көчләргә һөҗүмнәр оештырган, хәтта Думаның ике депутатын да үтергән.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

Мортазин "Антимайдан" оештырылуын халык ризасызлыгы артуга хакимиятләрнең бик каты борчылуы һәм ризасызлык дулкынына каршы кую өчен көчләрне оештырырга тырышуы дип аңлатты. "Русиядә вазгыять упкынга тәгәри, бик авыр кризис көтелә, торак-коммуналь түләүләре, җәмәгать транспорты бәяләре, бензин хаклары күтәрелү белән бу ризасызлыкка бик күп кеше кушылачак. Аларны куркыту, туктату өчен менә шундый хакимият кулыннан ашый торган көчләр кирәк тә", ди Мортазин. Аның әйтүенчә, Русиядә хакимияткә хезмәт күрсәтеп берәр яхшы вазифага өмет итүчеләр җитәрлек булганга күрә "Антимайдан"га кушылучылар да шактый булыр дип көтәргә кирәк. Ил җитәкчелеген мондый хәрәкәтләр белән халыкны ватандашлар сугышына этәрүдә, кан коюга юл ачуда гаепли Мортазин.

Николай Петров
Николай Петров

Югары икътисад мәктәбе профессоры Николай Петров "Антимайдан"ны 2004 елда Украинадагы Әфлисун инкыйлабына җавап буларак оештырылган "Наши", "Россия молодая" кебек Кремль яклы күпсанлы хәрәкәтләргә охшата һәм "Антимайдан"ны былтыргы украин инкыйлабына реакция дип атый. Петров ул оешмаларның Русиядә 2011 елгы протест чараларына каршы берни дә эшли алмаганлыгын онытмаска чакыра. "Байкерлар һәм ветераннар оешмаларыннан янауларга түгел, ә эшкә йөз тотучы ниндидер нәтиҗәле сәяси көч оешачагын көтәргә кирәкми", ди ул.

Мемориал хокук яклау үзәге әгъзасы Сергей Давидис "Антимайдан"ның протестларны киметә алмаячагын, ә бары тик урам чараларын каршылыкларга, бәрелешләргә әйләндереп тотрыклылыкка зыян гына китерәчәген әйтә.

Александр Залдостанов Владимир Путин белән, 2009 ел
Александр Залдостанов Владимир Путин белән, 2009 ел

"Антимайдан" рәистәшләренең берсе, Путин белән күп тапкырлар очрашкан Александр Зладостанов "Төнге бүреләр" мотоклубын җитәкли. Күпләргә "Хирург" кушаматы белән таныш булнан Зладостанов президентны "бишенче колоннадан" саклаячакларын белдерде.

Хәрәкәтнең төп оештыручысы Дмитрий Саблин Мәскәү өлкәсенең элекке губернаторы Борис Громовның туганының кызына өйләнгән. Элекке Әфган сугышы ветераны Громов губернатор булганнан соң, Саблин сәясәткә керешеп китә. Громов җитәкчелегендәге "Сугышчан кардәшлек"тә аның урынбасары булган Саблин Мәскәү өлкәсе хакимиятендә дә аның киңәшчесе булып эшли башлый. Ул арада Саблинның хатыны Мәскәү өлкәсендә зур җир кишәрлекләренә һәм төзелеш ширкәтләренә ия була. "Бердәм Русия" әгъзасы Саблин 2003 елда Дәүләт думасына сайлана. Рәсми керемнәр турында декларациясендә ул елына 2 миллион сум казанганлыгын белдерә.

Шул ук вакытта Коррупциягә каршы көрәш фонды Мәскәү янындагы Жуковка бистәсендә Саблин исеменә язылган җир кишәрлегендә аның менә мондый йорты булуын белдерә.

Ә рәсми декларациядә Саблин бу йортның зурлыгын 95.60 дүрткел метр дип кенә күрсәткән. Йорт хуҗасы Саблин исә бу хәлгә монлый аңлатма бирә: "Бу йорт әле төзелеп бетмәгән, һәм шуңа күрә аның милек таныклыгы әлегә юк. Ул булу белән мин аны декларациядә күрсәтәчәкмен, монда бернинди проблем да юк. Һәммә нәрсә әйбәт барса, йорт бу елда төзелеп бетәр дип уйлыйм".

Декларациядә сенаторның һәм аның хатының барлыгы дүрт машинасы (Audi A8, BMW X5, Mercedes-Benz S500, һәм Mercedes-Benz CL500) күрсәтелгән.

Моннан тыш "Диссернет" икътисади фәннәр кандидаты Саблинның диссертациясендә барлыгы 40 битнең башка фәнни эшләрдән урланган булуын ачыклаган.

Коррупциягә каршы көрәш фонды вәкиле, блогер Георгий Албуров "Антимайдан" җитәкчесе Саблин турында болай дип яза: "Бу бик гади хәл. Саблин үз гаиләсе белән Мәскәү янындагы җирләрне үзләштерүне агымга куйган, бу Мәскәү тирәсендәге легендар, ачыктан ачык ярылып яткан коррупция. Саблин өчен җинаятьчеләргә каршы теләсә нинди инкыйлаб аның сараен һәм аның иректә йөрүен куркыныч астына куя. Коррупциягә каршы теләсә кайсы чын һәм бәйсез комиссия аңа Бастрыкинның тикшерү комитеты бирмәгән гади сорауларны бирәчәк: йорт турында, аның декларациядә күрсәтелмәве, Громов белән бәйләнешләре һәм Мәскәү янындагы җирләрне урлау турында".

XS
SM
MD
LG