Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә хакимиятне саклау өчен өстәмә көчләр булдырыла


Кырымда төзелгән самооборона көчләре дружина вазифасын үти
Кырымда төзелгән самооборона көчләре дружина вазифасын үти

Украинадагы сепаратист сугышчылар өчен ярдәм җыючы, "Урыс Дөньясы"н күтәрүне үзенең төп максаты итеп куйган "Отрада" фонды Антимайдан шурасы белән берлектә Русиядә антимайдан дружиналары оештыруын игълан итте.

Бу эштә ярдәм итүне сорап Антимайдан шурасы һәм "Отрада" фонды Русиянең кайбер төбәкләре җитәкчеләренә хатлар да юллаган.

Дружиналарның унышар кешелек итеп төзелүе, аларны "десятник" җитәкләячәге, "десятник"ның Русия тәртип саклау системы хезмәткәре белән турыдан-туры бәйләнештә булачагы игълан ителде. Ничә унлык булдыру һәм аларны ни дәрәҗәдә куллану мәсьәләсен тәртип саклау хезмәткәрләре хәл итәчәк.

Дружиналарга тәртип саклау хезмәтләре ветераннарын җыячаклар.

Антимайдан шурасы башлыгы Евгений Шабаев "Известия" газетына антимайдан дружиналарының бу айда ук эшли башлаячагын белдергән.

"Украина белән чиктәш барлык төбәкләрнең җитәкчеләренә, шулай ук үзәк Русия төбәкләренең башлыкларына хатлар юлладык. Беренче чиратта дружиналар үз эшләрен шушы субьектларда, ә киләчәктә бар ил буйлап башкарачак. Аларның төп бурычы – Русиядә конституцион тәртипне саклау булачак", ди Шабаев.

Бу дружиналарга элекке милиция-полиция хезмәткәрләрен туплаучы "Отрада" оешмасы 2011 елда оешкан һәм үзен православларның шул исем белән бәйле Мәрьям ана иконасы хөрмәтенә "Отрада" дип атаган. Үзенең төп максаты дип ул "Урыс Дөньясы" өчен көрәшүне атый.

Русия президенты Владимир Путин да июнь ахырында Венадагы чыгышында Украинада "этник урысларны" һәм "үзләрен урыс дөньясының бер өлеше дип санаучыларны" яклаячагын белдереп, "моның өчен хәрби көчләрне кулланырга туры килмәс дип өметләнәм", дип әйткән иде.

"Отрада" Русиядә дружиналар оештыру белән бергә Украинадагы сепаратист сугышчыларга ярдәм итү эшен "Украина күләмендә протест чаралары оештыру һәм координацияләү", кирәкле максатка хезмәт итәчәк "тематик фото-, аудио-, видео-, кино-материалар әзерләп тарату" аша да алып барырга җыенуын белдерә.

Азатлыкның "дружиналар Русиядә Кырымны аннексияләү белән көчәя башланган экспанция сәясәтенә бәйле чикләүләр нәтиҗәсендә күтәрелергә мөмким дип көтелгән халык ризасызлыгын бастыру өчен оештырылмыймы?" дигән соравына бу хәлләрне күзәтеп баручы "Новая газета" журналисты Ирек Мортазин аларның ни өчен оештырылуын аңлый алмавын белдерде. "Русиядә тәртип саклау оешмалары, ФСБ, полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бар бит. Без болай да халык саны белән чагыштырганда көч структуралары хезмәткәрләре иң күп булган илдә яшибез бит инде. Нәрсәгә ул дружиналар, ополчениеләр? Бу омтылышларны аңлый алмыйм мин", диде Мортазин.

"ЭврАзЭС" институтының баш мөдире Владимир Лепехин исә мондый дружиналар оешуны хуплап, аларның тәртип саклау оешмаларына хас булмаган вазифаларны үти алачагын белдерде. "Бу дружиналарга берничә бурыч йөкләнәчәк: сәяси киңлекне күзәтү һәм технологияләр булдыру, реакция күрсәтү – мәсьәлән, альтернатив чаралар оештыру", ди Лепехин.

Берничә ел элек Русиядәге православ радикаллар үз дружиналарын төзү тәкъдиме белән чыккан иде инде.

Кырым аннексиясен әзерләүче дружинниклар
Кырым аннексиясен әзерләүче дружинниклар

Русия Кырымны аннексияләү башында анда да асылда шундый ук дружиналар булган “самооборона көчләре” оештырылды. Азатлык камерасына алар үзләрен "без халык дружинасы" дип таныштырды.

Ул "самобороначылар" хәзер андагы кырымтатар һәм украин активистларын бастырып тоту кулланыла. Август ахырында кайбер “самообороначылар” хакимиятнең вәгъдә ителгән акчаларны инде ярты ел буе түләмәгәнлеген әйтеп аннан чыгарга җыенуын белдерде. Видеода дружина җитәкчелеге ATR каналының бу хәлләрне бөтен дөньяга күрсәтәчәген абайлап алып, зарланучының авызын томаларга керешә.

Тарихи белешмә: Тоталитар системнардагы ихтыярилар төркемнәре

Коммунистлар хакимияте чорында Советлар берлегендә дә "Ихтыяри халык дружинасы" озак еллар буе – 1959 елдан 1991 елга кадәр эшләп килде.

"Ихтияри халык дружиннигы" тамгасы
"Ихтияри халык дружиннигы" тамгасы

Бу ихтыярилар оешмасы дәүләт тәртип саклау оешмаларына ярдәм итү өчен оештырылды. Иҗтимагый үзешчән оешма статусында эшләүче дружиналарга җинаятьчелеккә каршы көрәшү, тәртип бозуларга юл куймау һәм дәүләт оешмалары белән берлектә халыкка аңлату эшләре алып бару йөкләнде. Дәүләт оешмалары, комсомол, коммунистлар партиясе һәм һөнәр берлекләре дружиналарга ярдәм итеп килде.

Наци ихтыяриларының "Штурм бүлекләре" (SA) тамгасы
Наци ихтыяриларының "Штурм бүлекләре" (SA) тамгасы

Икенче дөнья сугышы алдындагы Германиядә исә мондый ихтыярилар төркемнәрен "Штурм бүлекләре" (SA) дип атаганнар. "Штурм бүлекләре" Германиядәге национал-социалистлар күтәрелешендә хәлиткеч роль уйный.

1934 елда "Озын пычаклар төне"ннән соң аның бер өлешеннән "Сак бүлекләре" (SS) аерым оешма буларак төзелә. "Штурм бүлекләре" көчсезләнә һәм аларның күпчелек әгъзалары "Сак бүлекләренә" күчә. Шулай да "Бәллүр төн"дәге һөҗүмнәрдә "Штурм бүлекләре" төп көч була.

1945 елда нацилар җиңелгәннән соң "Штурм бүлекләре" дә тыела.

XS
SM
MD
LG