Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья буйлап кырымтатарларга теләктәшлек чаралары уза


Берлинда узган чарада шәмнәр Кырым харитасы шәклендә тезелде
Берлинда узган чарада шәмнәр Кырым харитасы шәклендә тезелде

Якшәмбе көнне Әнкара, Берлин, Прага, дүшәмбе көнне Казанда кырымтатарларның сөргенгә куылуын искә алу чаралары оештырыла.

Кичә һәм бүген төрле илләрдә кырымтатарларның сөргенгә куылуының 71 еллыгын искә алу чаралары уза. Якшәмбе көнне Берлинда беренче тапкыр узган чаралар “Йөрәгеңдә ялкын кабынсын” дип атала иде. Потсдам мәйданында алманнар, Берлинда яшәүче кырымтатарлар, украиннар һәм Кырымнан килгән кунаклар җыелды. 18 май депортациясен искә алу чараларын Германиянең хокуклары бозылган халыклар җәмгыяте вәкиле кырымтатар Айше Меметова оештырды.

"Депортациядә һәлак булганнарны искә алу, исән калганнарның күпме авырлык һәм газап күргәннәрен искә алу мөһим. Шулай ук без монда хәзерге хокук бозуларга да ризасызлык белдереп чыктык. Узган ел кырымтатарларга 18 май сөрген корбаннарын искә алу өчен җыелу тыелды. Русия оккупациясе шартларында быел да тыелды", диде Айше Меметова.

Якшәмбе көнне шулай ук искә алу чаралары Польша, Чехия, Романия һәм Төркиядә узды.

Казанда сәяси золым корбаннарына багышланган һәйкәл янында урам җыены 18 май кичке 6да уза. Татар Иҗтимагый Үзәге бу чараны - "Кичер" шигаре белән оештыра.

Кичә Акмәчеттә хакимиятләр уздырган чарада күпләр катнашмады. Аның урынына быел элекке еллар белән чагыштырганда күбрәк - дүрт меңләп кеше Чатырдаг тавына менде.

Ел саен Кырымда 18 май көнне Матәм йөреше һәм Акмәчетнең үзәк мәйданында дистәләгән мең кеше катнашында Матәм җыены уза иде. Аннексиядән бирле Акмәчет үзәгендә кешеләрнең җыелуы тыелды. Быел да Мәҗлеснең урам җыенын оештыру мөрәҗәгате кире кагылды.

1944 елның 18 маенда кырымтатар халкы Кырымнан Үзәк Азия һәм Уралга сөргенгә куылды. Аларның яртысына якыны юлда һәм сөргеннең беренче елларында үлеп калды.

XS
SM
MD
LG