Accessibility links

Равил Гайнетдин кырымтатарлар өчен яңа мөмкинлекләр "ачты"


Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин
Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин

Петербурда Бигиев укуларында катнашкан Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Русия кырымтатарлар өчен Украинадан күбрәк хокуклар бирде диде.

Петербургда "Бигиев укулары" дип исемләнгән II халыкара фәнни-белем бирү конференциясе барышында 18 май көнне ясаган чыгышында Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин депортация корбаннарын искә алды.

"Бу көннәрдә без Ватанын агрессордан саклап һәлак булганнарны, шулай ук золым һәм сөргендә нахакка үлүчеләрне догаларыбызда искә алабыз. Бүген, 18 май - Кырымнан сөрелгән халыкларны искә алу көне, алар арасында безнең кардәшләребез кырымтатарлар да бар иде. Кырымда матәм чаралары үткәнгә Кырым мөфтие бүген Бигиев укуларына килә алмады", диде Гайнетдин.

Мөфтиләр шурасы рәисе үз чыгышында кырымтатарларның Русиягә кушылгач үсеш мөмкинлекләре һәм хокукларының артуын билгеләде. Моңа дәлил итеп ул Русия президентының татарларны реабилитацияләү турындагы фәрманын әйтте, шулай ук Кырым мөселманнарының дини идарәсенә кайчандыр аларның милке булган тарихи биналарның кайтарылуын искә төшерде.

Равил Гайнетдин күптән түгел Кырымда булып киткән Төркия хокук яклаучыларның фикерен искә алды. Сәфәрнең беренче көнендә үк Кырымның рәсми мәгълүмат чаралары төрек вәкилчелеге җитәкчесенең кырымтатарларның хәле белән "кәнәгать булганы" турында язып чыкты. Вәкилчелек рәисе, элекке депутат Зафер Үскүл​ исә соңырак үзенең андый белдерү ясамаганын хәбәр итте һәм Төркиягә кайткач сәфәр турында хисап әзерләнәчәген әйтте.

Дүшәмбедә кырымтатарларның Русия басып алган Кырымдагы бүгенге хәлен Төркия президенты Эрдоган кискен тәнкыйтьләп чыкты.

XS
SM
MD
LG