Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада күренекле татар галиме вафат


Профессор Әхәт Нигъмәтуллин
Профессор Әхәт Нигъмәтуллин

Уфадагы күренекле татар галиме, филология фәннәре докторы, профессор Әхәт Нигъмәтуллин озак авырудан соң 94 яшендә вафат булды.

Әхәт Нигъмәтуллин Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты фәннәрендә зур галим иде. Әллә күпме дәреслекләр, фәнни хезмәтләр җыентыклары һәм әдәби китаплар авторы ул. Оренбург өлкәсенең Үтәй авылында туып үскән милләттәшебез кечкенәдән сәнгатькә тартыла. Шуңадыр да тәүдә театр училищесына укырга керә. Ләкин әдәбиятка булган сөю аны барыбер филология өлкәсенә алып килә.

Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаган егет башта туган авылында эшли. 1954 елдан яшь белгечнең хезмәт юлы Башкорт дәүләт университетының татар теле кафедрасында башлана һәм анда 40 ел дәвам итә. Аннан соң ун елга якын Башкортстан укытучылар белемен күтәрү институтында да эшләде күренекле мөгаллим.

Әхәт Нигъмәтуллин күпкырлы талант иясе иде. Берничә шигырьләр китабы, шулай ук пьесалар җыентыклары авторы да ул. Бик матур җыр текстлары язу белән дә танылды Әхәт ага. Кайбер әсәрләренә көйләрне үзе дә яза иде. Үзе дә моңлы тавышы белән төрле мәдәни-әдәби чараларда җырларын башкарып сокландыра торды.

Авыруы аркасында мөгаллимлек эшен туктаткан иде галим, әмма татар оешмалары һәм Язучылар берлеге оештырган чараларга соңгы айларына кадәр килергә тырышты ул. Үзе укыткан Башкорт дәүләт университетында да һәрчак көтелгән кунак булды.

Әхәт Нигъмәтуллинны соңгы юлга Уфаның Көньяк зиратында озаттылар. Мәрхүм белән хушлашырга күп кенә элекке хезмәттәшләре, шәкертләре, язучылар һәм журналистлар килде. Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Наил Гаетбай, халык шагыйре Марат Кәримов, шагыйрә Фәния Габидуллина һәм башкалар Әхәт Нигъмәтуллин хакында иң җылы хатирәләре белән уртаклашты. Атаклы милләттәшебезнең истәлеген мәңгеләштерү турында кайбер тәкъдимнәр дә әйтелде.

XS
SM
MD
LG