Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада кулга алынган Русия хәрбиләре гаскәрдән китү турында гариза язмаган


Александр Александров Киев хастаханәсендә
Александр Александров Киев хастаханәсендә

Украинада кулга алынган Русия хәрбиләре Александр Александров һәм Евгений Ерофеев үзләренең эштән алынганнарын белмәгән.

"Новая газета" белән әңгәмәдә Александр Александров һәм Евгений Ерофеев кем тарафыннан һәм кайчан Русия хәрби көчләренә хезмәттән чыгарылганнарын белмәгәнен әйтте. Алар берсе дә эштән китү турында гариза язмаган.

Киев 17 май Лугански өлкәсендә украин хәрбиләре белән бәрелешләрдән соң кулга алынган Александр Александров һәм Евгений Ерофеев Русия күзләү идарәсенең махсус хезмәте хәрбиләре дип белдерде. Русия саклану министрлыгы 18 май Александров һәм Ерофеевның кулга алынуын раслады, әмма аларның хәрби хезмәттә булганнарын кире какты. Шул ук көнне Александровның хатыны иренең декабрьдә хәрби хезмәттән китүе турында видео чыкты.

19 май Украина Иминлек хезмәте кулга алынган Русия ватандашларыннан сорау алу видеосын чыгарды. Алар анда Русия хәрбиләре булганнарын һәм аларга "дошманны күзәтергә кушылган булуын" әйтте.

Александров һәм Ерофеев икесе дә хастаханәдә. Алар янында БМО, Кызыл Хач, Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы вәкилләре булып киткән. Русия илчелегеннән генә беркем дә булмады, диде Ерофеев "Новая газета" белән әңгәмәдә.

11 май көнне Татарстанның Азнакай районында Тимур Мамайосыповны җирләделәр. Блогер Руслан Левиев Тимур һәм аның ике иптәше Украина көнчыгышында һәлак булырга мөмкин дип белдерде.

XS
SM
MD
LG