Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда борынгы һәм яңа шамаилләр күргәзмәсе ачылды


Казанда "Минем гаиләм шамаиле" күргәзмәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:43 0:00

21 майда Казанда татар шамаилләре күргәзмәсе ачылды. Биредә тәкъдим ителгән өч иң яхшы шамаил арасыннан җиңүче интернетта тавыш бирү ысулы белән билгеләнәчәк.

Болгарда ислам кабул итү көнендә Кол Шәриф мәчетенең Ислам мәдәнияте музеенда татар шамаилләренә багышланган “Гаиләм шамаиле” күргәзмәсе ачылды. Ул Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан бу елның февраль башында игълан ителгән “Гаиләм шамаиле” бәйгесе кысаларында оештырыла.

Биредә тәкъдим ителгән туксанлап шамаил шушы бәйгегә килгән өч йөзләп хезмәттән сайланган. Бәйгегә алар Русия төбәкләре, шул исәптән Казакъстан, Автралиядән җибәрелгән. Күргәзмәдә әлеге хезмәтләр ике өлешкә бүленеп тәкъдим ителә. Беренче өлешендә XIX гасыр ахырына һәм XX гасырга караган тарихи шамаилләр тупланса, икенче өлеше хәзерге заманда иҗат ителгән шамаилләргә багышланган.

Бу күргәзмә бәйге нәтиҗәләренә дә йогынты ясаячак. Жюри тарафыннан хәзерге заманда иҗат ителгән шамаилләрдән сайланган өч финалистка интернетта махсус сәхифә аша тавыш бирү каралган. Җиңүче 12 июньдә игълан ителәчәк.

Татар шамаиленә багышланган бәйгенең татар традициясен саклауда әһәмиятле булуы билгеләнде ачылу тантанасында. Биредә шулай ук татар шамаиленең тарихы хакында әйтелеп, аның халык сәнгате буларак эчтәлегендә дини текстлардан тыш мәкаль, әйтемнәр, Тукай иҗаты чагылдырылуы билгеләнде.

XS
SM
MD
LG