Accessibility links

Eurovision-2015 бәйгесендә Швециядән Монс Сельмерлёв җиңде


Монс Зелмерлев
Монс Зелмерлев

Австриянең Вена шәһәрендә Eurovision-2015 бәйгесе үтте.

Шимбә кичендә Австриянең Вена шәһәрендә Eurovision-2015 бәйгесе үтте. Анда Швециядән Монс Сельмерлёв җиңеп чыкты. Ул "Геройлар" җыры белән 365 тавыш җыйды.

Бу 60нчы тапкыр узган бәйгедә 27 ил вәкиле катнашты. Алдан да букмекерлар Швециядән Монс Сельмерлёв җиңәр дип фаразлаган иде.

Eurovision – Европаның эстрада җырчылары халыкара бәйгесе. 1956 елдан бирле уздырыла. Анда Европа тапшырулар берлегенә (EBU) кергән 46 ил вәкилләре катнаша. Быел бу бәйге тарихында беренче тапкыр Австралия җырчысы Гай Себастиан да җырлады.

Eurovision-2015тә катнашучылар
Eurovision-2015тә катнашучылар

2014 елда елда үткән бәйгедә Австриядән Томас Нойвирт җиңеп чыкты. Аның сәхнә образы – традицион гендер рольләрдән баш тарткан һәм толерантлык үрнәген күрсәткән Кончита Вурст иде. Бәйге кагыйдәләренә күрә Eurovision-нең чираттагысы җиңгән җырчының илендә үтә.

2013 елда Швециянең Мальме шәһәрендә узган бәйгедә Татарстаннан Динә Гарипова да катнашты һәм бишенче урынны алды. Ул инглиз телендә "What if" дигән җыр башкарган иде.

XS
SM
MD
LG