Accessibility links

Быел Татарстанда татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын 114 укучы тапшыра


Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра башладылар.

Быел татар теленнән бердәм республика имтиханын 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 114 укучы тапшыра. “Татар-информ” хәбәр итүенчә, аның нәтиҗәләре югары һөнәри белем бирү оешмалары тарафыннан татар теле һәм татар әдәбиятын алга таба да өйрәнү белән бәйле әзерлек юнәлешләренә керү имтиханнары буларак бәяләнә.

Бүген Русиядә Бердәм дәүләт имтиханының төп өлеше башланды. Сынауларның беренче көнендә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар география һәм урыс әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханын яза. Казанның Совет районы һәм Питрәч районы мәктәпләре укучылары өчен имтихан уздыру пункты буларак башкаланың Совет районындагы 169 нчы мәктәп билгеләнгән.

Быел республикада 18 мең 329 укучы БДИ тапшыра.

Ел саен БДИ сәбәпле, Татарстанда нинди дә булса җәнҗал булмый калмый диярлек. Узган елны Казанда БДИдан соң бер укучы кыз вафат булды, әлбәттә табиплар моны имтиханнар белән бәйле түгел дип аңлатырга ашыкты. Шуңа да карамастан БДИ сәбәпле, балаларга рухи зыян килүен психологлар раслый килә, җитмәсә елдан-ел мәктәптә контроль чаралары арта тора һәм бу, әлбәттә, киләчәккә дә тәэсир итми калмый.

2014 елда мәсәлән, укучыларны металл тикшерү капкасы аркылы тикшереп керткәннәр һәм тикшерү җиһазы даими сызгыру сәбәпле, кызларны билгә кадәр чишендереп тикшергәннәр иде. Шундый хәл Сарман районы Җәлил бистәсендә булды. Мәктәпне тәмамлаучы кызлар металл тикшерү капкасы аркылы чыкканда, җиһазның гел сызгыруы сәбәпле, икенче бүлмәгә алып кереп хәтта күкрәкчәләрен салырга мәҗбүр иттеләр. Шул ук вакытта укытучылар да тикшерү аркылы узарга тиеш булган.

XS
SM
MD
LG