Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатын-кызлар форумына үзгәрешләр кирәк


III Татар хатын-кызлары форумында, 2015 елның 16 мае
III Татар хатын-кызлары форумында, 2015 елның 16 мае

Германия канцлеры Ангела Меркель инде бишенче тапкыр дөньяда "иң тәэсирле хатын-кыз" итеп сайланды. Татар хатын-кызларына лидер җитми.

Forbes журналы Германия канцлеры Ангела Меркельне инде бишенче тапкыр дөньяда "иң тәэсирле хатын-кыз" итеп сайлады. Меркель бу исемлектә инде ун ел. Forbes исемлекне дүрт күрсәткечтән чыгып төзи – акча, мәгълүмат чараларында күренү, йогынты ясау һәм тәэсир итү көче.

Ангела Меркель "Марк" балыкчылар трейлерында ясалган тозлы балыкны тәмләп карый
Ангела Меркель "Марк" балыкчылар трейлерында ясалган тозлы балыкны тәмләп карый

Меркель артыннан элекке АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон килә. Клинтон президентлыкка намзәт итеп тәкъдим ителгәннән соң бу исемлектә алтынчы урыннан икенчегә менде.

Өченче урында Билл Гейтсның хатыны. Мелинда Гейтс үзенең хәйрия эшчәнлеге белән танылган. 100 хатын-кыз арасында бер татар ханымы да бар. Русия Үзәк Банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина быел 71нче урында.

Казанда әле генә Татар хатын-кызлары форумы узды. Күпләр пленар утырышта яңгыраган чыгышларның декларатив булуына, анда күтәрелгән мәсьәләр турында сөйләшергә вакыт булмавына игътибар итте. Татар хатыннары алар табиблар да, җитәкчеләр дә, эшкуарлар да. Алар ана да, хатын да, дәү әни дә. Шуңа күрә аларны Украинада барган сугыш та, мәгариф тә, сәясәт тә, күпхатынлылык та, матурлык та кызыксындыра.

Эльвира Нәбиуллина (Forbes фотосы)
Эльвира Нәбиуллина (Forbes фотосы)

Кияүгә чыгу бәхетенә ирешә алмаганнарны тормышны җайлау теләге, бәхетсез никахта яшәгәннәрне ире белән араларны җайлау кебек әйберләр борчый. Милли кием дигәч тә аны матур һәм килешле итеп кияргә өйрәнергә теләүчеләр дә бар иде.

Татар хатын-кызларына лидер җитми. Лидерлар берничә булса тагын да яхшырак булыр иде. Быелгы форумда катнашкан танышларымның берсе өчен иң зур тәэсир Фәүзия Бәйрәмова белән танышып сөйләшү булган.

Forbes журналы ел саен чыгарган рейтингта эшкуарлар да, кино һәм сәхнә йолдызлары да, финанс белән эш итүчеләр дә, табиблар да, журналистлар да бар. Алар һәрберсе үз өлкәсендә белем һәм фикер ияләре, үз эшләрендә хәл иткеч көчкә ия, артларыннан башкаларын ияртә.

Быелгы Татар хатын-кызлары форумында кул эшләре остаханәләре күпләргә ошады. Чигеп утырырга түгел, ике кызын үстерергә дә вакытны көчкә җиткергән Лилия Фазлыева кул эшләрнә өйрәтү ул шуларны гына эшләп утырырга кирәк дигән сүз түгел ди.

32 яшьлек бу ханым инде биш ел Актанышбаш авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе булып тора. Аның идарәсендә Әҗәкүл, Ирмәш, Актанышбаш һәм Чөгәнә авыллары, барлыгы 1018 хуҗалык.

Лилия Фазлыева
Лилия Фазлыева

"Булсын ул кул эшләренә өйрәтү дә. Аларны да сөйләсеннәр, күрсәтсеннәр. Үзем аларга сокланып карап йөрдем, чөнки минем чигеп утырырга түгел, ике кызымны үстерергә дә вакытым юк", диде җитәкче ханым.

Үзе үскәндә әнисе колхозда икътисадчы булып эшләгән Лилиянең кызлары да балачактан ук чыныккан. Аларның әниләре дә яз-җәй айларында өйгә төн уртасында гына кайтып керә. Кышкы айларда идарә кәгазь эшенә күмелгән була. Лилия ханым менә бу эшләрдә дә хатын-кызларга ярдәм кирәк дип саный.

"Хатын-кызлар форумында үзем кебекләр белән очрашып сөйләшергә теләр идем. Башка төбәкләрдә дә андыйлар бардыр. Җитәкче, эшкуар хатын-кызлар. Күп эшләп балалар үстерергә дә вакыт тапкан хатын-кызлар", дип тәэсирләре белән бүлеште Лилия Фазлыева.

Ижауда юрист булырга укыган Лилия җитәкче эшенә Актанышта Кадрия ханым Идрисова янында эшләгәндә өйрәнгән. Үзе дә чыгышы белән Актаныштан булган Кадрия ханым аның өчен ул елларда лидер да, остаз да булган.

"Әниемә мине тудырган өчен рәхмәтле булсам, Кадрия апага мине кеше иткән өчен, эшләргә өйрәткән өчен рәхмәтлемен. Ул киткәч без ятим калдык", диде ул остазы турында сөйләп.

Лилия Фазлыева остазы Кадрия ханым Идрисова һәм эшкуар ханымнар турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:31 0:00
йөкләү

Төрле илләрдән һәм Русия төбәкләреннән җыелган татар хатын-кызлары форумының чираттагысына 600ләп делегат килгән иде. Быелгы җыен Мөхлисә Бубыйның "И татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз – туган телне саклау" шигаре астында оештырылды. Күпмедер вакыттан соң яңадан җыелган узган елгы форумга хатын-кызлар шатланып барган булса, быел аның форматында үзгәрешләр булмавы бераз күңелне төшерде.

Форумның төрле катлам хатын-кызларга төрле мөмкинлекләр бирергә тырышуы бик яхшы. Быел да ханымнарга үз өлкәләрендә белем алу һәм аралашу җитмәде. Җыенның бурычы итеп билгеләнгән "туган телне саклау" эше дә төрле мохиттә төрле тырышлыклар таләп итә. Хатын-кызлар кечерәк төркемнәрдә шуларны сөйләшергә теләр иде.

Хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарга, безнең карашка иң тәэсирле биш татар хатын-кызын тәкъдим итәбез. Сез исемлекне дәвам итә аласыз.

Фәүзия Бәйрәмова, язучы, җәмәгать эшлеклкесе
Фирдәвес Девятаева, "Мюстела" хәләл косметикага нигез салучы
Эльвира Нәбиуллина, Русия Үзәк Банкы җитәкчесе
Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары
Севиль Шайдә, Романия төбәкләр үсеше министры

XS
SM
MD
LG