Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кырымтатарларның хакимияткә ышанычы барлыкка килсен өчен әле күпне эшләргәр кирәк”


Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов яңа килеп туган вәзгыятьтә кырымтатар мәсьәләләренә бәйле үз фикерен җиткерде.

“Новости” агентлыгына биргән әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов кырымтатар теле, мәдәнияте, мәгариф програмнары һәм гомумән көндәлек тормыш, аерым алганда җир алу мәсьәләләрендәге карарлар хәлне яхшыртачак, әмма халыкның хакимияткә ышанычы барлыкка килсен өчен әле күпне эшләргә кирәк дип белдергән.

“Безнең президент Владимир Путин халык яңа Русиядә үзен тулы күләмле итеп хис итсен өчен барысын да эшләячәген әйтте. Бу эшләр бара, әмма барысы да җайлы гына бармый һәм тиз башкарылмый. Әмма безнең кардәшләр - кырымтатарлар Русиядә яшәгән татарлар кебек бернинди дә уңайсызлыклар сизмәячәгенә ышанам”, диде ул.

Миңнеханов конструктив гамәлләр, үзара аңлашу ярдәмендә булышырга кирәк, ә аның өчен “вакыт һәм безнең тырышлык” зарур дип өстәде. Татарстан үзган елны шефлыкка алган Кырымның Бахчасарай районына килгәндә, Миңнеханов республика аларга “кадрлар әзерләү, көндәлек мәсьәләләрдә” булышуын әйтте.

XS
SM
MD
LG