Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудрин: Кризисның иң авыры быел көтелә


2000-2011 елларда Русия финанс министры Алексей Кудрин
2000-2011 елларда Русия финанс министры Алексей Кудрин

Ватандашлар инициативасы комитеты башлыгы Алексей Кудрин 2000 елдан беренче тапкыр халыкның кереме 7% кимеде дип белдерде.

Русиядә кризис әле тәмамланмаган. Аның иң авыры елның икенче кварталында көтелә диде элекке финанс министры Алексей Кудрин.

Быел тулай җитештерү күләме (ВВП) 4% кими, дигән ул "Интерфакс" агентлыгына. Икътисади үсеш министрлыгы бу санны кимерәк булыр дип фаразлаган иде. Элекке министр Русия төрле яктан кризис кичерә, 2000 елдан беренче тапкыр халыкның кереме 7% кимеде диде ул.

Ватандашлар инициативасы комитеты башлыгы Алексей Кудрин үзенең хакимияткә кайту, реформалар, шул санда сәяси реформалар үткәрү ихтималын кире какмый.

Кудрин 2000-2011 елларда финанс министры булды. Хөкүмәттән ул ул чактагы президент Дмитрий Медведев белән карашлары туры килмәгәнгә китте.

Узган елның декабрь аенда Алексей Кудрин җитәкләгән комитет тикшерү уздырып Русиядә яңа халык протестлары көтелә дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG