Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гаилә" мәчетендә балалар ясаган шамаилләр күргәзмәсе эшли


Балалар иҗат иткән шамаилләр күргәзмәсе
Балалар иҗат иткән шамаилләр күргәзмәсе

Казанның "Гаилә" мәчетендә балалар иҗат иткән шамаилләр күргәзмәсе 7 июньгә кадәр эшләячәк.

1 июнь – балаларны яклау көнендә Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясе кысаларында чираттагы чара балалар катнашында узды. Шушы бәйрәмдә “Минем гаиләмнең шамаиле” I Русиякүләм сәнгать бәйгесендә катнашучы балаларга истәлекле бүләкләр бирелде. Моннан тыш мәчетнең намаз уку бүлмәсендә аларның эшләрен дә карарга мөмкин булды. Биредә балалар ясаган шамаилләр тәкъдим ителде.

Бәйгегә илледән артык бала үз эшен тәкъдим итте. Алар арасында Чаллы, Лениногорски, Казан, Актаныш, Питрәч, Азнакайдан һәм башка районнардан, Пензадан катнашучылар бар. Шулай ук Австралиядән бер төркем татар балалары конкурска шамаилләр ясап җибәргәнәр иде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, “Татар сәнгате һәм мәдәнияте” иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырган “Минем гаиләмнең шамаиле” I Русиякүләм бәйгесенә өч йөзләп эш кабул ителде. Бәйге дүрт номинациядә игълан ителде: "Традицион татар шамаиле", "Һәвәскәр каллиграфия", "Балалар иҗаты", "Гаилә ядкаре". Күргәзмә 21 майда Кол Шәриф мәчетендә ачылган иде.

XS
SM
MD
LG