Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда баткан көймәдә кимендә 400 кеше табылмаган


Баткан көймә янында коткару көймәләре
Баткан көймә янында коткару көймәләре

Кытай медиасы әлеге вакыйганы соңгы 70 ел эчендә көймәдә булган иң зур һәлакәт дип яза.

Чәршәмбе Кытай хакимиятләре Янцзы елгасында дүшәмбе кичендә баткан "Көнчыгыш йолдыз" дип аталган көймәдә 400дән артык кешенең табылмаганлыгын белдерде.

Һәлакәттән соң 36 сәгать узгач 14 кеше коткарылды һәм тагын 13 кешенең җәсәде табылды. Кытай мәгълүмат чаралары белдерүенчә, сишәмбе көнне әйләнеп капланган көймәдән ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетелгән. Гауваслар (водолазлар) каюталардан исәннәрне эзләгәндә коткаручылар корабны йөзмә кран белән өскә күтәрергә теләде дип белдерелде.

Мәгълүмат чаралары белдерүенчә, көймә сәгатенә 130 чакрым тизлектәге давылга эләккән. Исән калган капитан сүзләренчә, көймә ике минут эчендә баткан. Юлчыларның күпчелеге пенсия яшендәгеләр булган.

Кытай дәүләт шурасы премьеры Ли Кэцян һәлакәт булган урынга килеп пассажирларны коткару өчен "көрәшергә" боерды. Кытай медиасы әлеге вакыйганы соңгы 70 ел эчендә көймәдә булган иң зур һәлакәт дип яза.

XS
SM
MD
LG