Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанны индустриал итү – Табиевның уңышы, суверенлыкка каршы булуы – хата иде"


Фикрәт Табиев
Фикрәт Табиев

19 ел Татарстанга җитәкчелек иткән Фикрәт Табиев 87 яшендә Мәскәүдә вафат булды. Галим Индус Таһиров: "Республиканы сәнәгать үзәге итү – Табиевның уңышы, милләтләргә, суверенлыкка каршы булуы – ялгышы иде", ди.

Фикрәт Табиев 3 июнь иртәсендә Мәскәүдә вафат була. Галим Индус Таһиров Табиевны тарихка кереп калырлык күпкырлы шәхес иде дип бәяли. Галим сүзләренчә, Татарстанны сәнәгать үскән төбәккә әйләндерүе Табиевның уңышы булса, татар халкы бетәчәк дигән уйлары, суверенлык декларациясенә каршы булуы – зур ялгышы булып тора.

"Табиев чын мәгънәсендә күпкырлы, татар җанлы шәхес иде. Татар авылында туып, анда үсеп, татар мохитен үз эченә сеңдергән кеше ул.

Ул, әлбәттә, Татарстан өчен шактый күп эшләр эшли. Әйтик, КамАЗ автомобиль заводы, Түбән Камадагы органик химия үзәге, Казандагы "Оргсинтез" заводы, менә бу ширкәтләрнең күбесе Табиев исеме белән бәйле. Ул Татарстанны сәнәгать-икътисад үзәгенә әверелдерүне максат итеп куйган. Боларны һич кенә дә инкарь итәргә ярамый. Бу кеше дөньядан киткән икән, аңа бәя тулысы белән бирелергә тиеш.

Индус Таһиров
Индус Таһиров

Табиев, шул ук вакытта, чын мәгънәсендә интернационалист булган кеше. Дөньяның үзгәрешләрен үзенчә чамалап, үзенчә бәяләп, гомумән, милләтләр бетәргә тиеш, коммунизм чорына барганда, алар кушылып бер рәвештә яшәргә тиеш дип фикер йөрткән кеше. Дәүләтләр дә бетеп, алар бердәм халык булып яшәргә тиеш дип күзаллый ул. Мондый фикер – марксизмның асылы иде. Ул шуңа ышанып, татарларның да шул рәвешле бетәчәген күзаллаган кеше. Әлбәттә, ул дөрес күзалламаган, ялгышкан.

Татар халкы – тирән тамырлы, мәңгелек халык. Җир шары никадәр яшәсә, татарлар да шулкадәр үк яшәячәк. Татар халкы беркайчан да үлмәячәк. Табиев шуны аңламау, әлеге мәсьәләгә үзенчә карау аркасында татар теленең дә киләчәген күрми. Ул бетәргә тиеш, милләте дә, теле дә юкка чыгып, бер рәвешкә керергә тиеш дип яши.

Табиев өлкә комитетыннан киткәннән соң, Татарстан, татар язмышы белән кызыксына, үзгәрешләрне читтән генә күзәтә. Республика язмышы өчен беркайчан да битараф булмый ул. Суверенлык декларациясе әзерләнгән вакытта ул аны хата, бу декларация Русияне тарката торган документ дип саный. Русиянең бердәм дәүләт булып яшәргә тиеш икәнлегенә инана. Татарларның бер Татарстанда гына түгел, ә күпчелеге Русиядә, башка республикаларда күпләп яшәүләре аңа мондый уйларга килүгә нигез булып тора.

Табиев декларация кабул итүне "тар милләтчелек" дип саный. Моның белән ул бик зур хата җибәрә. Безнең, Татарстанның эшләре башка юлдан, дөрес юнәлештә киткәннән соң, бәлки, аңлаган да булырга мөмкин. Мин аларын белмим. Ләкин ул һәрвакыт Татарстан язмышы белән кызыксынып торган кеше. Бәлки, ул үзенең хаталарын аңлагандыр, чөнки аның эчендә чын мәгънәсендә татар йөрәге, татар кешесе икәнлеге сизелеп тора иде. Аның бу үзенчәлекле карашы аны һич кенә дә татардан читләштерми. Бүген исә без бу кеше тарихка кереп калды дип әйтә алабыз", дип сөйләде Азатлыкка Индус Таһиров.

Табиев белән хушлашу 5 июнь көнне Мәскәүнең үзәк клиник хастаханәсендә сәгать 10 да булачак. Дәүләт эшлеклесе Мәскәүдәге Даниловски зиратының мөселман өлешендә җирләнәчәк, дип белдерә Татарстанның Русиядәге вәкиллеге матбугат хезмәте.

* * * *

Фикрәт Табиев 1928 елның 4 мартында Рязань өлкәсендәге Әҗе авылында дөньяга килә. 1946-1951 елларда Казан дәүләт университетында белем ала. Казанга килгәч тарих-филология факультетын тәмамлап, тарихчы була. Аннан соң университетның политэкономия кафедрасында кандидатлык диссертациясе яклый һәм анда укыта башлый.

Университетта эшләгән вакытта аны күреп алалар һәм өлкә комитетына чакыралар. 1957-1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында фән, мәктәп һәм мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 1960 елда Семен Игнатьевны алыштырып, өлкә комитеты беренче секретаре итеп билгеләнә.

Табиев 1979-1986 елларда Русиянең Әфганстандагы илчесе була. Аннан соң 1986 елда РСФСР министрлар советы рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. Бу урында 1991 елга кадәр эшли. Аннан соң өч ел дәвамында федераль милек фонды рәисе. 1995 елдан алып, соңгы көннәренә кадәр Табиев "Нефтек" холдинг компаниясе ябык акционерлык җәмгыятендә өлкән киңәшче була.

XS
SM
MD
LG