Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер сабантуйлары Индрәйдән башланды

Капчык киеп йөгерү ярышы
Капчык киеп йөгерү ярышы

Cебердә Cабантуйлар эстафетасын Индрәй халкы башлады. Быел ук гадәттәгедән соңарып бәйрәм ителде.

Элеккедән килгән традиция буенча, Төмән районының Индрәй авылында 1 май көнне Сабантуй үткәрелә. Быел бу авыл бәйрәме 30 майга калды. Сәбәбен авыл башлыгы Рөстәм Арипов болай аңлатты:

- Быел 9 майда Җиңүнең 70 еллыгын зурлап каршы алу хөрмәтеннән ул көн кичкә кадәр бәйрәм рухында уздырылырга тиеш дигән күрсәтмә алдык. Шуның өчен сабантуйны да 9 майга калдырдык. Безнең ниятләргә яңгыр комачаулады. Быел индрәйләр традицион чарага соңрак җыелдылар. Тик оттырмадык шикелле, көн бик матур бүген. Балалар да рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар, көрәш, армрестлинг, гер күтәрү кебек спорт уеннары да яшьләрне үзенә тарта. Мәдәният хезмәткәрләре матур концерт оештырганнар. Җырчы, биючеләр дә җитәрлек бездә, балалар бакчасыннан ук татар телендә шигырь сөйләргә өйрәнәләр.

Киләсе елларда гадәтне бозмыйчан, Сабантуйны 1 майга планлаштырабыз.

Авылда балалар да, спортчылар да, үзешчәннәр дә җитәрлек. Аеруча көрәш ярышлары тирәсендә тупланган халык. Монда батыр статусын Айрат Арипов яулады. Җырчылар - Тубыл кунагы Роза Яхинаны, Төмән кызы Эльвира Янабаеваны яратып каршы алды тамашачы. Төрле ярышларда рәхәтләнеп уйнадылар балалар, аларга бүләкләрне индрәйләр үзләре җыйганнар иде.

Сәхнәдән хакимият башлыгы Раил Хөснуллин спонсорларны, хакимияткә 25 ел булу уңаеннан озак еллар эшләгән хезмәткәрләрне, авыл спортчыларын, быел юбилейларын каршы алган һәм алачак өлкәннәрне тәбрикләде. Ярдәмчеләр арасында “Батыр” спорткомлексына көрәш өчен келәм вәгъдә иткән өлкәнең спорт көрәше федерациясе президенты Александр Яковлев, спорт җиһазлары һәм автомобильгә тахограф бүләк иткән өлкә думасы депутатлары Николай Токарчук, Евгений Макаренко да бар.

Индрәй Cабантуе

Тамашачылар
1/15 Тамашачылар
Cебердә Cабантуйлар эстафетасын Индрәй халкы башлады. Элеккедән килгән традиция буенча, Төмән районының Индрәй авылында Сабантуй 1 май көнне үткәрелә. Быел авыл бәйрәме 30 майда үтте.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Мәдәният йорты директоры Регина Кәримова, Төркия кунаклары, Хәнисә Алишина
2/15 Мәдәният йорты директоры Регина Кәримова, Төркия кунаклары, Хәнисә Алишина
Cебердә Cабантуйлар эстафетасын Индрәй халкы башлады. Элеккедән килгән традиция буенча, Төмән районының Индрәй авылында Сабантуй 1 май көнне үткәрелә. Быел авыл бәйрәме 30 майда үтте.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Мәдәният йортында эшләп килүче төркем
3/15 Мәдәният йортында эшләп килүче төркем
Cебердә Cабантуйлар эстафетасын Индрәй халкы башлады. Элеккедән килгән традиция буенча, Төмән районының Индрәй авылында Сабантуй 1 май көнне үткәрелә. Быел авыл бәйрәме 30 майда үтте.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Балалар бакчасы сабыйлары шигырьләр сөйли
4/15 Балалар бакчасы сабыйлары шигырьләр сөйли
Cебердә Cабантуйлар эстафетасын Индрәй халкы башлады. Элеккедән килгән традиция буенча, Төмән районының Индрәй авылында Сабантуй 1 май көнне үткәрелә. Быел авыл бәйрәме 30 майда үтте.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Бию төркеме
5/15 Бию төркеме
Cебердә Cабантуйлар эстафетасын Индрәй халкы башлады. Элеккедән килгән традиция буенча, Төмән районының Индрәй авылында Сабантуй 1 май көнне үткәрелә. Быел авыл бәйрәме 30 майда үтте.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Гер күтәрү бер дә җиңел түгел
6/15 Гер күтәрү бер дә җиңел түгел
Cебердә Cабантуйлар эстафетасын Индрәй халкы башлады. Элеккедән килгән традиция буенча, Төмән районының Индрәй авылында Сабантуй 1 май көнне үткәрелә. Быел авыл бәйрәме 30 майда үтте.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Капчык киеп йөгерү
7/15 Капчык киеп йөгерү
Cебердә Cабантуйлар эстафетасын Индрәй халкы башлады. Элеккедән килгән традиция буенча, Төмән районының Индрәй авылында Сабантуй 1 май көнне үткәрелә. Быел авыл бәйрәме 30 майда үтте.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Көрәштә җиңүчеләр тәбрикләнә
8/15 Көрәштә җиңүчеләр тәбрикләнә
Cебердә Cабантуйлар эстафетасын Индрәй халкы башлады. Элеккедән килгән традиция буенча, Төмән районының Индрәй авылында Сабантуй 1 май көнне үткәрелә. Быел авыл бәйрәме 30 майда үтте.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Кул көрәштерү
9/15 Кул көрәштерү
Cебердә Cабантуйлар эстафетасын Индрәй халкы башлады. Элеккедән килгән традиция буенча, Төмән районының Индрәй авылында Сабантуй 1 май көнне үткәрелә. Быел авыл бәйрәме 30 майда үтте.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Тәҗрибәле көрәшчеләр
10/15 Тәҗрибәле көрәшчеләр
Cебердә Cабантуйлар эстафетасын Индрәй халкы башлады. Элеккедән килгән традиция буенча, Төмән районының Индрәй авылында Сабантуй 1 май көнне үткәрелә. Быел авыл бәйрәме 30 майда үтте.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Туганнар очраша
11/15 Туганнар очраша
Cебердә Cабантуйлар эстафетасын Индрәй халкы башлады. Элеккедән килгән традиция буенча, Төмән районының Индрәй авылында Сабантуй 1 май көнне үткәрелә. Быел авыл бәйрәме 30 майда үтте.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Футболчылар
12/15 Футболчылар
Cебердә Cабантуйлар эстафетасын Индрәй халкы башлады. Элеккедән килгән традиция буенча, Төмән районының Индрәй авылында Сабантуй 1 май көнне үткәрелә. Быел авыл бәйрәме 30 майда үтте.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Хакимият хезмәткәрләре
13/15 Хакимият хезмәткәрләре
Cебердә Cабантуйлар эстафетасын Индрәй халкы башлады. Элеккедән килгән традиция буенча, Төмән районының Индрәй авылында Сабантуй 1 май көнне үткәрелә. Быел авыл бәйрәме 30 майда үтте.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Эльвира Янабаева
14/15 Эльвира Янабаева
Cебердә Cабантуйлар эстафетасын Индрәй халкы башлады. Элеккедән килгән традиция буенча, Төмән районының Индрәй авылында Сабантуй 1 май көнне үткәрелә. Быел авыл бәйрәме 30 майда үтте.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Эшмәкәрләр дә килгән
15/15 Эшмәкәрләр дә килгән
Cебердә Cабантуйлар эстафетасын Индрәй халкы башлады. Элеккедән килгән традиция буенча, Төмән районының Индрәй авылында Сабантуй 1 май көнне үткәрелә. Быел авыл бәйрәме 30 майда үтте.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG