Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-Мәскәү арасында ике катлы поезд йөри башлады


Казан-Мәскәү арасында ике катлы поезд йөри башлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:51 0:00

Казан-Мәскәү арасында ике катлы поезд йөри башлады

2 июнь Казаннан Мәскәүгә берене тапкыр ике катлы поездны озаттылар. 13 вагоннан торган поездның һәр вагоны 64 юлчыга исәпләнгән һәм сәяхәт өчен уңайлы итеп җиһазланган.

Ике катлы поездның барлык вагоннары да купе форматында. Инвалидлар өчен махсус ясалган бүлмәләр иркен итеп эшләнгән. Шулай ук һәр вагонда инвалидларны вагонга менгерү өчен махсус җайланмалар да бар. Белгечләр сүзләренчә, вагоннар экологик яктан чиста материалдан эшләнгән һәм һәрбер вагонга җылыту һәм кондиционер системы көйләнгән.

Сәгатенә 160 чакрым тизлеккә ия ике катлы поезд Казаннан һәр көн 17 сәгать 10 минутта кузгала һәм Мәскәүгә иртәнге 5 сәгать 38 минутта барып җитә. Мәскәүдән исә 23 сәгать 10 минутта кузгала һәм Казанга 10 сәгать 45 минутта килеп җитә.

Поезд Мәскәү юлында бары тик алты урында тукталыш ясый. Билет бәясе әлегә 1550 сум. Пассажирлар агымы арткач бәя күтәреләчәк.

Ике катлы поезд сәфәрләре һәр көнне булачак һәм тарихи "Татарстан" поезды сәфәрләренә йогынты ясамаячак. Беренче көн булгангамы, ике катлы поездны да Казан вокзалыннан "Татарстан" поездын озаткан кебек "Сәйдәш" маршын уйнап озатып калдылар.

Моңа кадәр ике катлы поездлар Мәскәү-Сочи һәм Мәскәү-Петербур арасында гына йөри иде.

XS
SM
MD
LG