Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель: Русияне G7гә кайтару турында сүз дә була алмый


Ангела Меркель
Ангела Меркель

Меркель сүзләренчә, "Зур җиделек" (G7) – ул демократик кыйммәтләрне һәм хокукларның өстенлеген яклаучы берләшмә, ә Русиянең Кырымны аннексияве, моңа каршы килеп, халыкара нормаларны боза.

Германия канцлеры Ангела Меркель, Русия Кырымны аннексияләгәнгә, "Зур сигезлек" форматына кайту турында сүз дә була алмый дигән фикерен янә кабатлады. "Зур җиделек" (G7) – ул демократик кыйммәтләрне һәм хокукларның өстенлеген яклаучы берләшмә", дип белдерде Меркель ДПА агентлыгына.

"Безнең принциплар, дөньябыздагы тәртипнең нигезе булган халыкара кануннарны һәм чикләрнең кагылсызлыгын саклау. Русиянең Кырымны аннексияве моңа каршы килеп халыкара нормаларны боза", диде Меркель.

Германия канцлеры сүзләренчә, Русия глобаль икътисади проблемнарны тикшергәндә "Зур егермелек"тә катнашуын дәвам итә ала. Меркель шулай ук беркадәр халыкара мәсьәләләрдә Русия белән хезмәттәшлек кирәк дип тә өстәде. "Без кайбер низагларны, мисал өчен Сүриядәге низагны, Русиядән башка хәл итә алмыйбыз. Шуңа күрә мин әледән-әле Русия президенты Владимир Путин белән элемтәдә торам", ди Меркель

Русия Кырымны аннексияләгәч 2014 елда "Зур сигезлек" форматыннан чыгарылды.

XS
SM
MD
LG