Урман халкы янгыннан соң авылына кайта башлады
Башкортстанның Иглин районы Урман авылындагы корал саклагычында чыккан янгын нәтиҗәләрен бетерү эшләре дәвам итә. Эвакуацияләнүчеләр үз йортларына кайта башлады. Янгын боралак ярдәмендә сүндерелде. Авылда яшәүчеләр бу вакытта күрше Надеждино авылына вакытлыча кабул итү пунктына күчерелде. Халыкка чәй, эчәр су, төнглеккә калырга туры килсә, дип Иглинда берничә бина әзерләнгән иде. Әммв кичкә Урман авылы тирәли корылган чик ачылгач кешеләр, шартлаулар туктамаса да, өйләренә кайтырга ашыкты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белдерүенчә, зыян күрү хәвефе радиусы ике чакрымга җитә, кеше яшәгән йортлар исә шартлаулар урыныннан 800 метр якынлыкта урынлышкан.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?