Көз башында Lufthansa Самар, Түбән Новгород һәм Внуковога очышларын туктата. Бу һава ширкәте Мәскәүдәге Домодедово һава аланына һәм Петербурга гына очачак.
Lufthansa 31 августтан башлап Внуковога, 6 сентябрьдән Самарга һәм 7 сентябрьдән Түбән Новгородка очмаячак. Ширкәт бу хәлне икътисад белән бәйле дип аңлата. "Без бөтен дөньядагы очышларның керемле булуын тәэмин итәргә тиеш. Икътисади хәл үзгәрер дип өметләнәбез", дип белдергән "РИА-Новости"га Lufthansa-ның Русия һәм БДБ илләре директоры Аксель Хилгерс.
Европадагы һава ширкәтләре икътисади кыенлыклар сәбәпле Русиягә очышлардан баш тарта. СSA-Czech Аirlines Русиядә билетларга ихтыяҗ кимү сәбәпле Уфага һәм Пермьгә очышларны бөтенләй туктатты. Шулай ук чех һава ширкәте быел Прага-Казан, Прага-Калининград очышларын башламакчы иде, әмма бу нияттән дә алар вакытлыча баш тартырга булган.