Accessibility links

дүшәмбе, 22 май 2017, Казан вакыты 20:36

Хакимияттәге Гаделлек һәм Тәрәккыять партиясе күпчелек тавышны ала алмады. Көрдләр яклы фирка беренче тапкыр парламентта 78 урынга ия булачак.

Төркиядә узган 25нче парламент сайлавының беренче нәтиҗәләренә караганда, хакимияттәге Гаделлек һәм Тәрәккыять (Ак) партия күпчелек урыннарны ала алмады.

Тавышларның 97% саналган хәлдә Ак партиянең парламентта 260 урыны булачагы билгеле иде. Күпчелек өчен 16 урын җитми калды. Парламентка 12% тавыш белән беренче тапкыр көрдләр яклы Халык демократик фиркасе үтте. Алар якынча 78 урынга ия була ала.

Җөмһүрият халык партиясе (CHP) 25% тавыш белән 130 урынны ала. Милли хәрәкәт партиясе (MHP) 17% белән 82 урынга ия булачак.

Ак партия үзе хөкүмәт төзү өчен җитәрлек тавыш ала алмаганга Төркиядә коалицион хөкүмәт булачак.

Бүген Төркиядә 53.7 миллион кеше илнең 550 кешелек парламентын сайлауда катнашты.

XS
SM
MD
LG