Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олы Кайбычта үсмер үзенә кул салды. Тагын БДИ гаеплеме?


Олы Кайбыч мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары "Соңгы кыңгырау" бәйрәменнән соң
Олы Кайбыч мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары "Соңгы кыңгырау" бәйрәменнән соң

10 июньдә Олы Кайбыч авылында Денис Бартязовны җирләделәр. Ул БДИны начар бирдем дип борчылган булган.

10 июнь көнне Олы Кайбыч авылында Денис Бартязовны җирләделәр. Денис спорт яраткан, районның күренекле хоккейчысы булган. "Аны озатырга бөтен район чыкты дип әйтергә була. Өйләрендә хоккейда җиңгән өчен бүләкләре, күпләгән медальләре калды", дип сөйләде Азатлыкка күршесе Чулпан Фәтхуллина. Чыгарылыш сыйныф укучысы 9 июньдә асылынган. Денис әнисе Зөлфәрия ханым белән генә яшәгән булган.

Денисның сыйныфташлары Вконтакте сәхифәсендәге битләрендә: "Авыр туфрагың җиңел булсын! Син бөтенесенә караганда да иң-иң яхшы идең", "Син шундый акыллы, әйбәт кеше идең. Спорт белән шөгыльләнә идең. Синнән дә яхшырак футбол уйнаучы егет юк иде" дип язды.

Фейсбукта бу хәл турында "9 июньдә Кайбыч районында 11 сыйныфны бетерүче егет рус теленнән БДИ бирә алмаганга асылынып үлгән", дигән язу куючылар да булды.

Кайбыч районының мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Шакиров Азатлыкка әлеге үлемнең сәбәбе турында сөйләшү иртәрәк, башта тикшерүчеләр нәтиҗә ясарга тиеш дип белдерде. Аның сүзләренчә, Денис математикадан БДИны "5"кә тапшырган булган. Рус теленнән дә 53 балл җыйган. "Аның имтиханнары берсе дә начар түгел", ди Шакиров.

Кайбычта Денис БДИ аркасында гына китеп барды дигән сүз таралган. Фәтхуллина сүзләренчә, Денис тагын ике иптәше белән бергә Казандагы эчке эшләр министрлыгы югары мәктәбенең юридик факультетына укырга керергә җыенган. Рус теленнән 53 балл гына җыйганга күңеле бик төшкән, үләсе көнне әнисе эшкә чыгып киткәндә яшьле күзләре белән озатып калган.

9 июньгә каршы төндә дә Денис социаль челтәрләрдә иптәшләренә: "Мин җәмгыять белеменнән начар бирдем. Мин максатыма ирешә алмадым. Минем өчен тормыш бетте", дип язган булган. Иптәшләре Денис үзенә кул салыр дигән уйны башына да кертеп карамаган. "Үз акылыңа кил. Син укырга керергә теләгән югары уку йорты соңгысы түгел, башкасына керерсең", дип җавап язучылар да булган. Бу хакта җеназа вакытында аның дуслары сөйләгән. Алар фикеренчә, Денис җәмгыять белеменнән дә бик түбән бал булыр дип курыккан.

Денис Бартязов
Денис Бартязов

Кайбыч һәм Апас якларында быелгы БДИ алдыннан һәм имтиханнар вакытында яшьләрнең үзләренә кул салуы – бу өченче очрак. ​Апас районының Урта Балтай авылында 9 март көнне тугызынчы сыйныфны бетерүче Руслан асылынып үлгән иде. Морзалар авылында яшәүче Диана да "БДИны бирә алмам инде мин" дип SMS язып үз-үзенә кадаган була. Аны район хастаханәсендә коткарып калалар. Ул вакытта Диананың әбисе Әминә апа Азатлыкка имтихан аркасында гына тирән борчуга дучар булганнарын белдергән иде.

Чулпан Фәтхуллина - районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзасы да. Ул республика күләмендә атнага бер мәртәбә балалар һәм үсмерләр язмышына багышланган видео-конференцияләр булып торуы турында әйтә. Бу видеокиңәшмәнең соңгысында быел Татарстанда БДИ һәм Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ, элек ул ГИА дип атала иде) белән бәйле балаларның үз-үзләренә кул салу очраклары арту турында сүз дә булган.

"Узган атнадагы җыелыш вакытында балалар һәм үсмерләр арасында суицид арту турында сүз булды. Һәм менә бер атнадан соң бездәге очрак... Шулай ук Казанда Фрунзе урамында яшәүче бер 5нче сыйныф укучысы татар теленнән тестны начар биргәнгә бишенче каттагы балконнан сикергән. Узган атнада Югары Осланда 9нчы сыйныфта укыган бер укучыны күмделәр. Аның да үлеме ОГЭ белән бәйле диделәр", дип белдерде Фәтхуллина.

Ел саен имтиханнар вакытында Татарстанда укучылар арасында үлем очраклары булып тора. 2014 елда Казанда БДИдан соң бер укучы кыз вафат булды, әлбәттә табиблар моны имтиханнар белән бәйле түгел дип аңлатырга тырышты. Татарстандагы кайбер мәктәпләрдә металл тикшерү капкасы аркылы үткәндә кызларны билгә кадәр чишендерү дә зур шау-шу тудырды. Психологлар үсмерләрнең бу имтиханнарны бик җитди кабул итүләрен һәм нык борчылуларын да белдерә.

Казандагы "Ясминә" психология һәм иҗат үзәге җитәкчесе Наилә Бәширова сүзләренчә, үсмерләр болай да нечкә күңелле, психологик яктан тотрыклы түгел, ә имтиханнар сәбәпле алар аеруча зур стресска дучар.

"Минем психолог танышым бар. Аның улы институтка керергә тели. Бер имтиханын "4"кә биргән һәм бик нык борчыла башлаган. Үзе психолог булгач, ул аңа күпмедер ярдәм күрсәтә, "ярар аптырама, берәр җае табылыр" дип әйтә ала.

Егетләр арасында укырга керә алмасак, армиягә китәргә туры килер дип борчылучылар да бар. Яшьләр бу БДИны хәзер зур тормышка юллама кебек кабул итә. Күренекле психологлар арасында БДИга каршылар, имтиханнарны кешелекле түгел дип әйтүчелә дә бар.

Мин үзем БДИны объектив димәс идем. Кеше белемен тест-имтихан нәтиҗәләре белән генә бәяләп бетереп булмый. Кайбер үсмерләр белемле булса да, стресстан чыга алмаганга начар язарга, яхшы укучылар артык борчылырга да мөмкиннәр", ди Бәширова.

Ничек укучыларны бу халәттән чыгарырга? Үз-үзләренә кул салуга кадәр үк барып җитүләренә юл куймаска? Бәширова сүзләренчә, мәктәпләрдәге психологлар укучыларга ярдәм итәрдәй белгечләр түгел, әлегә укытучылар да имтихан нәтиҗәләре өчен генә куыша.

"Практика күрсәткәнчә, укучылар мәктәпләрдәге психологлар янына барырга тырышмый. Без ни өчен психологка барабыз, чөнки эчебездәге серләрне ачабыз. Балалар психологка эчеңдәге сереңне ачсаң, ул аны укытучыларга әйтер, аннары үзләренә тагын да начаррак мөнәсәбәт булыр дип уйлый. Минемчә, балалар белән күбрәк эшләгәнгә җаваплылыкны укытучылар үз өсләренә алырга тиеш.

Укытучылар хәзер имтихан күрсәткечләре яхшы булсын дип укучыларга басым ясый. Минемчә, баланың психологиясе белән чынлап торып беркем дә шөгыльләнми. Хәзер куелган билгеләр генә төп фактор булып тора. Балаларга алдан ук "бирә алмасагыз да борчылмагыз, икенче елга бирү мөмкинлеге дә бар бит" дип аңлату кирәк, "башка җиргә укырга керерсең" дип әйтү җитми. Минемчә, укучылар шулай дип әйтсә, балалар тынычланыр иде.

Минем ата-аналар белән сөйләшкәнем бар, алар БДИ вакытында үзләре дә кирәгеннән артык борчыла башлый, әйтерсең ахыр заман җитә. Бала борчыла, шул ук вакытта әни дә борчыла һәм баланың борчылуы тагын да арта. Кечкенә вакытта ата-ана сүзе бала өчен авторитет булса, 16-18 яшьләрдә иптәшләренең ни дип әйтүе зур әһәмияткә ия булып тора.

Психологлар үсмерләрнең күчеш чорын бик авыр вакытлары дип бәяли. Гормоннар үзгәргән вакытта баланың башы эшләми башлый һәм шушы вакытта имтихан борчулары да өстәлә, җитмәсә имтиханнарны бирү кирәк, "бирә алмасагыз начар була" дип өстә торалар. Әгәр шул вакытта ярдәм итүче, килеп туган киренкелекне йомшартучы булмаса, балага бик авырга туры килә", ди психолог.

Фейсбукта Денисның үлеменә карата төрле фикерләр арта. "Иң беренче чиратта, үз-үзеңне үтерүнең бирелмәгән ЕГЭга караганда да зуррак гөнаһ икәнлеген аңлатырга. Муллалар ни карый? Мәҗлескә җыелган карт-корыга вәгазь укыган булып утырганчы, җыйсын иде менә шундый балаларны да, әйбәтләп, төпләп аңлатсын иде!", дип яза Альбина Бәширова.

"Советлар берлеге мәгариф системасын җимереп, балаларны үлемгә җиткерә торган ангыразование ясадылар алмашка", ди Эльмира Нуруллина.

"Күбрәк балага аттестат бирми калу өчен эшләнгән нәрсәдер инде бу", "Югары катламга идән юучылар, бәдрәф чистартучылар күп кирәк булачак", Бөтен яна чыккан проектларда "акча" тора. ЕГЭ шулай ук акча эшләү юлы гына. Түрәләр бер көн белән генә яши шул", диючеләр дә бар.

XS
SM
MD
LG