Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия парламентына ике кырымтатар депутаты сайланды


Рухсар Демирел
Рухсар Демирел

Төркиянең яңа парламентына Милли Хәрәкәт Партиясеннән Рухсар Демирел вә Исмет Бөекатаман сайланды.

Төркиядә 7 июнь булган сайлау нәтиҗәсендә парламентка Милли Халык Партиясеннән (MHP) сайланган 80 депутатның икесе кырымтатар.

Исмет Бөекатаман
Исмет Бөекатаман

Исмет Бөекатаман (İsmet Büyükataman) Бурсада туган. Белеме белән инженер булган 61 яшьлек депутат парламентта төзелеш һәм планлаштыру турындагы кануннар авторы. Ике бала атасы.

Рухсар Демирел (Ruhsar Demirel) Искешәһәрдә туган. 52 яшьлек бу ханым медицина профессоры, 1993-2009 елларда Төркиянең сәламәтлек саклау министрлыгында эшләгән. Бер бала анасы. Рухсар Демирел балалар хокуклары, медицина һәм социаль мәсьәләләргә караган кануннар авторы.

Сайлаудан соң 45 көн эчендә коалиция яңа хөкүмәт төзергә тиеш. Белгечләр яңа парламент белән яңа хөкүмәтнең Төркия халкы файдасына тиз генә эшли башлаячагына шик белдерә. Кырымтатарлар Төркиянең Кырым һәм Русия сәясәтендә үзгәрешләр көтми.

XS
SM
MD
LG