Accessibility links

Тифлиста су басу нәтиҗәсендә корбаннар саны дәстәдән артты


Тифлиста су басу
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

Тифлистны су басты

Узган төндә коеп яуган көчле яңгыргдан соң Грузия башкаласы аша агучы Вере елгасы ярларыннан ташып шәһәрнең бер өлешен су басты.

Грузия башкаласында су басу нәтиҗәсендә корбаннар саны дәстәдән артты, тагын дистәләп кеше хәбәрсез югалган санала. Тифлистагы хәбәрчебез әйтүенчә, узган төндә коеп яуган көчле яңгыргдан соң шәһәр үзәге аша агучы Вере елгасы ярларыннан ташып чыккан. Су агымы электр баганаларын аударган, төп юллар, дистәләрчә машина су астында калган. Шәһәрдә транспорт хәрәкәте тукталган.

Шәһәр хакимиятләре хәбәр итүенчә, кырыклап гаилә йортсыз калган.

Тифлис зоопаркын су басу нәтиҗәсендә йөзләрчә хайван батып үлгән. Берничә арыслан, тигр, бүре һәм крокодил чыгып качып, шәһәрдә коткы тудырган. Ерткыч хайваннарны ату өчен шәһәргә махсус көчләр кертелде.

Грузия премьер-министры Ираклий Гарибашвили Тифлис халкын урамга чыкмаска һәм балаларын чыгармаска үтенде.

Беренчел мәгълүматларга күрә, каза нәтиҗәсендә шәһәргә 50 миллион доллар чамасы зыян килгән.

Дүшәмбе Грузиядә матәм көне дип игълан ителде.

XS
SM
MD
LG