Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ураза – организм өчен стресс"


Карачи мәчетендә авыз ачуга әзерлек
Карачи мәчетендә авыз ачуга әзерлек

Ул Әлфия Госманова нинди табибтыр – әммә киңәшләре килешерлек түгел. Су эчү буенча, мәсәлән, – җәйге сәгать ярымлык төн эчендә "20 минут алдан һәм бер сәгать үткәч" эчәргә киңәш итү – ул мөселманны мыскыл итү булып тора! "Зәйтүн мае белән яшелчә салаты" исә – ахмаклык булса ярый, мөселманнар күбрәк үлсен дигән корткычлык булмаса.

Эчкә үлән тутырырга түгел, ә мөмкин кадәр күбрәк аксымлы азык – ит, колбаса, сыр, йомырка ашарга кирәк! Азык гадәттәгедән тозлырак булса яхшы, чөнки тоз организмдагы суны тиз генә сидеккә чыгып бетүдән саклый. Физик эш эшләүчеләргә углеводлар (күмерсулар) кирәк, аның өчен авыр эшкәртелә торган крахмал (бәрәңге) урынына шикәр (бигрәк тә торт, пирожный) кулайрак. Ипи, токмач кебекләрнең күп аксымлы каты бодайдан ясалганын (итальян токмачын) сайларга кирәк, кыйбат торса да.

Ә тулаем – ураза тотмаска кирәк – уттай эсседә бер ай буе көненә бер тапкыр гына су эчеп тору – теләсә нинди таза организм өчен дә чиктән тыш стресс – кеше кинәт үләргә ихтимал (гадәттә "котырып китеп" үләләр), шунлыктан һәр кеше дә "саулыгы ураза тотарлык хәлдә түгел" дип акланырга хаклы ("алла каршында").

Яше кырыктан узганнар исә шул стресс аркылы йөрәгенә микроинфаркт эләктереп калырга мөмкин; кинәт күп ашау-эчүдән соң бавыр кабару, агулану, йөрәк кысу, эчәк клапаннары "аварияле" йомылу, язва, бөергә таш утыру кебек нәрсәләр дә ерак тормый.

Зөбәер Мифтахов
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG