Accessibility links

Ураза тотучыларга табиб киңәшләре


18 июнь мөселманнар Рамазан аена, уразага керә. Табиблар бу айда көн тәртибен тотуның әһәмиятле булуын әйтә.

17 июнь кич белән Татарстан мәчетләрендә беренче тәрәвих намазлары укылачак. Быел ураза тәүлегенә 20 сәгатьләп дәвам итәчәк.

Мөселманнар өчен әлеге ай, әлбәттә, иң беренче чиратта Аллаһка гыйбадәт кылу, аны зикер итү, Коръән уку, начар сыйфатлардан читләшү, яхшы гамәлләрне арттыру ае буларак әһәмиятле.

Табиблар, медицина күзлегеннән чыгып, ураза тотучыларга бу айда мөмкин кадәр күбрәк чиста су эчү, дөрес туклану, ял итүне көн тәртибендә булдыруны киңәш итә. Мөслимә, табибә Әлфия Госманова җәяүләп саф һавада йөрү кирәклеге, уразаның уку-өйрәнү өчен кулай вакыт икәнлеге һәм физик, акыл эшчәнлекләрен көн дәверендә чиратлаштыру әһәмияте хакында сөйләде Азатлыкка.

“Рамазан аенда су эчү һәм ял-йокы режимын тоту әһәмиятле. Җәй көне төннәр кыска, шуңа күрә организмның су балансын тутыру, әлбәттә, авыррак була. Нормада кеше организмына көненә ике литрлап чиста су тиешле, шуңа күрә уразада мөмкин кадәр күләм суны йә ашауга кадәр 20 минут алдан, йә ашаганнан соң берәр сәгать үткәч эчәргә кирәк. Әмма һич кенә дә ашау вакытында түгел.

Ураза календаре
17 июнь - беренче тәрәвих
18 июнь - беренче ураза көне
15 июль - соңгы тәрәвих көне 16 июль - соңгы ураза көне
17 июль - ураза гаете

Физик эшчәнлек белән шөгыльләнгәндә организмга күп итеп су таләп ителә, шуңа күрә ураза тотканда интенсив рәвештә спорт белән шөгыльләнү киңәш ителми, әмма җәяүләп саф һавада йөрү файдага гына булыр, ул арыганлыкны да бастыра, организм кислород белән тәэмин ителә, ашыйсы килү турында уйламаска ярдәм итәргә дә мөмкин.

Ураза тоту уку, берәр нәрсә өйрәнүгә комачауламый, ашказаны буш булганда баш яхшырак эшли дигән сүзләр бар бит, ул дөрестән дә шулай, чөнки ашаганнан соң, аеруча күп ашагач, кан ашказанына, башка эшкәртү органнарыга килә, ә баш мие ул вакытта канны азрак ала, шуңа кислород белән дә азрак тәэмин ителә.

Уку, өйрәнү өчен иртәнге вакытлар әйбәтрәк, әмма ул әле кешенең үз биоритмыннанан да тора, мисалга тургайлар мәгълүматны иртәнге якта яхшы үзләштерә, ә ябалаклар кич белән. Арыганлык, ашыйсы килү нык тоелмасын өчен имтиханга әзерләнгәндә кечкенә тәнәфесләр ясау киңәш ителә.

Гомумән, көн дәверендә организм нык арымасын өчен физик һәм акыл эшчәнлекләрен чиратлаштыруны режимга кертү дөрес булыр. Һәм, әлбәттә, Аллаһтан сабырлык, җиңеллек сорарга”, дип сөйләде Әлфия Госманова Азатлыкка.

Сәхәрдә сөтле ризыклар, ифтарда – ит, балык мөмкин

Рамазан аенда дөрес туклану мәсьәләсендә табиблар торт, лимонад кебек синтетик ризыклардан, майлы әйберләрдән баш тартырга, зәйтүн мае белән яшелчәләрдән ясалган салатлар, җиләк-җимеш, чикләвекләр белән күбрәк туклану кирәклеге турында әйтә.

Сәхәрдә кефир, катык, эремчек, әйрән кебек сөтле ризыкларны куллану, ә ифтарда карабодай, дөге, балык, ит ашау киңәш ителә.

Ураза гаете быел 17 июльгә туры киләчәк. Ураза тота алмаучылар өчен фидия сәдакасы быел Татарстанда көненә 200 сум күләмендә билгеләнде, фитр сәдакасы мөмкинлеге күп булганнарга - 500 сум, аз мөмкинлекле кешеләргә - 100 сум тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG