Оренбурның Богырыслан шәһәре аэродромында Diamond DA40 һәлакәте турындагы хәбәр Казан вакыты белән иртәнге 9 тулганда билгеле булды.
Очкыч Богырыслан гражданнар авиацияcе училищесыныкы булган. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итүенчә, очкыч һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше үлгән. Инструктор һәм укучы очып китү һәм очкычны утыртуны өйрәнергә чыккан булган.
Җиңел моторлы дүрт кешелек Diamond DA40 очкычлары дөньяның күп илендә очучыларны өйрәтү өчен кулланыла.