Уфа янындагы Первушино һава аланында 22 июнь – герман армиясенең Советлар берлегенә һөҗүм иткән көнне искә алып сугыш күренешләреннән тамаша оештырылды. Икенче дөнья сугышы чорындагы хәрби техника кулланылып, шул чор киемнәрендәге совет һәм алман сугышчылары арасында бәрелеш уены күрсәтелде. Күктә фашист тәресе таккан очкычны совет очкычы куып йөрде.