Авыл кешеләреннән кемнән сорама – барысы да бу очракны күз яшьләре белән сөйли. Денисның үлеме барысын да тетрәндергән. Әмма бүген аның дуслары да, күршеләре дә бу турыда ләм-мим. Сорау бирсәң, бер сүз әйтмиләр. Дуслары бу турыда берсе белән дә аралашмаска сүз куешкан. Сөйләгәннәр дә исемне язмаска куша, диктофонны сүндерергә сорыйлар. Район кечкенә, ычкынган сүз өчен үч алырлар дип куркалар. Денисның әнисе Зөлфәрия ханым да камерага төшермәүне үтенде.
"Денисның якын дуслары – бай гаиләдән. Аларның БДИны бирүләре дә, яхшы уку йортларына укырга керүләре дә билгеле иде. Безнең балалар да яхшы укый, үзләре тырышып укыганга фәннәрдән 58-65 балл җыйды, бу – яхшы күрсәткеч. Ә киләчәкләре билгеле булучыларның, калын кесәле, ярдәм итәрлек кешеләре булганнарның күрсәткечләре 92 баллга кадәр җитте. Гадел түгел бит бу. Денис та әллә аңа да ярдәм итәрләр дип ышандымы икән? Ярдәм итәчәкбез дип ышандырганнармы аны, әмма имтихан вакытында киресе булганмы? Әйтүе авыр. Укытучылары да Дениска: "Син дусларыңа карама, алар бирер ул, син әзерлән!" дип кисәткән булган", дип сөйләде Денис сыйныфташының әнисе.
"Денис бер көн генә көткән булса, имтиханын яхшы биргәнен белер иде. Җәмәгать фәненнән булган БДИдан Денисның 48 балл җыйганы билгеле булды. Тик көтмәде балакай... Аны искә төшерәбез дә, күз яшьләрен тыеп булмый. Әрәм булды. Бик яхшы егет иде ул", – дип өстәде икенче бер әни кеше.
Мәктәпләрдәге психологлар укучыларга ярдәм итәрдәй белгечләр түгел..."
Денисның үлемендә БДИ гаеплеме дигәндә берсе өздереп әйтә алмый. Авылда башка сүзләр дә тарала башлаган. Денис тулы гаиләдән булмаган, игътибар да, бәлки, җитеп бетмәгәндер, диләр. Гаепне әнисенә аударырга маташу да сизелә. Чынында Зөлфәрия ханым турында берсе дә начар сүз әйтми. Эштә дә җаваплы диләр, өендә булучылар да аның пөхтә хатын икәнен әйтәләр. "Зөлфәрия тәртип бозып йөрми, куралтысы ялт иткән. Денисның да тормышы җитеш иде, кирәк булган әйбер аңарда бар иде. Улы үзен ким-хур күрмәсен өчен тырышты, эшләде. Денис та аңа ярдәм итә иде. Спортчы егет иде бит ул! Җәен култык астында туп булыр иде, кышын – кәшәкә. Ана белән ул бер-берсен аңламаган, дөрес тәрбия бирә алмаган дип махсус сөйлиләр. Мәктәп, РОНО тирәсендә чыккан сүздер ул. Зөлфәрия бала дип яшәгән хатын-кыз ул, тел-теш тидерерлек түгел", – дип сөйләделәр.
Кибеттә эшләгән Зөлфәрия ханым баласының соңгы көннәрдә күңелсезләнеп йөргәнен күргән.
"Мин аңа әйттем, улым, кайгырма керә алмасаң да дидем. Бирә алмасаң да дидем. Техникумга керерсең, армиягә барырсың дидем. Еладым да еладым мин, Соңгы кыңгырау бәйрәменнән бирле. Алай елаганым юк иде. Барганда елап бардым, кайтканда елап кайттым. Анда утырганда еладым", дип искә алды соңгы көннәрне Зөлфәрия ханым.
"Мин иртән киткәндә матур гына йоклап калды. Сәгать унынчыларда сөйләштек, тордыңмы улым дидем – тордым диде. Ул шуңа әзерләнеп йөргән булган инде. Бераз чүпләр калды улым, чүпләрне ута әле дидем. Ярар, ярар диде".
Безне озатканда Зөлфәрия ханым, "БДИны гаепләсәм дә, гаепләмәсәм дә, кире баламны кайтармаячаклар, имтиханны да үзгәртмәячәкләр. Без бәләкәй кешеләр. Әмма дини тәрбия җитми икән безгә. Соңгы юлга озатканда имамыбыз бик яхшы сөйләде, башка балаларга да колагына кергәндер дип уйлыйм, аңлаганнардыр дип ышанам. БДИ белән дөнья бетми, яхшы урыннарга укырга керәм дигән хыял, бәлки, дөрес түгелдер.
Балаларга юнәлеш биргәндә дини тәрбия дә кирәк икән. Психологлар да соңыннан гына, янгын чыккач кына эш итә башлый. Балалар барысын ата-анага да сөйләп бетмәскә дә мөмкин бит... Бәлки аларга ачылсалар, фаҗигалар булмас иде", дип калды.