Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нормандия дүртлеге" министрлары Мински килешүләрен үтәү яклы


"Нормандия дүртлеге" министрлары очрашуы
"Нормандия дүртлеге" министрлары очрашуы

"Нормандия дүртлеге" министрлары Парижда очрашу вакытында Украинада вазгыять катлаулануга борчылу белдерде һәм Мински килешүләрен тулы күләмдә сакларга чакырды.

Уртак коммюникеда, аерым алганда, "яклар Широкино тирәсендә бәрелешләрне киметү планын кертү һәм аны үтәү турында" килеште. Бу – яклар ярасында булган иминлек сызыгын хәрбиләрсезләштерүгә беренче адым булып торачак.

Министрлар шулай ук Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) күзәтүчеләрен авыр корал булган урыннарга һәм низаг төбәгенә һуманиатр ярдәм кертүне чикләүгә нокта кую, җирле халыкның хәлен җиңеләйтү өчен Кызыл Хач белән конкрет чаралар турында килешү кирәклеген ассызыклады.

Коммюникенең аерым бүлегендә кулга алынганнарны "барсын да барсына" принцибы белән алмашу турында язылган.

"Нормандия дүртлеге" очрашуында катнашучылар 2 июльгә билгеләнгән иминлек мәсьәләләре буенча эшче төркемнең утырышын да хуплады. Низагтагы якларны 26 июньгә кадәр 100 мм һәм аннан да зуррак калибрлы коралны чигендерергә чакырды.

Министрлар Франция, Германия, Русия һәм Украинаның шушы форматта эшне дәвам итәргә әзер икәнлеген һәм Украина көнчыгышындагы кризисны җайга салуда йөкләмәләрне үтәү өчен булдыра алганның барсын да эшләячәкләрен белдерде.

XS
SM
MD
LG