Accessibility links

Кайнар хәбәр

Расист үтерүче һәм Петербурдагы нәфрәт җыены арасында бәйләнеш булган


Дилан Руф
Дилан Руф

Чарльстон чиркәвендә гыйбадәт кылучы тугыз кара тәнле американны үтергән Дилан Руф белән Петербурда узган үтә уңнар җыены арасында бәйләнеш булуы ачыкланды.

Бер атна элек утлы коралдан атып тугыз кешене үтергән, берне яралаган иде Руфны бу адымга рухландырган Джаред Тэйлор белән Сэм Диксонның ак тәнлеләрнең өстенлеген яклаучы Консерватив ватандашлар шурасы әгъзасы буларак март аенда Петербурда узган Русия һәм Көнбатыш үтә-уңнары җыенында катнашканлыгы мәгълүм булды.

Русиянең шовинистик Родина фиркасе оештырган ул җыенда АКШ, Русия һәм Көнбатыш Европадан килгән 150 ләп үтә-уң җитәкче, шул исәптән нео-наци, антисемит һәм ксенофоб карашлы сәясәтчеләр дә катнашты.

Алар Украина мәсьәләсендә Көнбатышның позициясен тәнкыйтьләде һәм Мәскәүнең "традицион кыйммәтләрне" күтәрү омтылышын хуплады.

Ул чакта Тэйлор белән Диксон BuzzFeed News хәбәр агентлыгына үзләренең әлеге җыенга ни өчен чакырылганлыкларын аңламауларын әйтеп моның сәер булуына аптырауларын белдергән иде.

Шуңа да карамастан, алар Петербурга барып әлеге җыенда катнашты һәм анда Тэйлорның ак тәнле булмаганнарның "ят традицияләре", христианлыкка каршы булган төрлелекне яклаучы "Кушма штатларның үз-үзен үтерүе" турында сөйләгәнлеге мәгълүм.

Руф үтерүгә бәйле манифестында Консерватив ватандашлар шурасын телгә алганнан соң бу оешмага игътибар үзәгенә чыкты.

ABC Newsка интервьюда Тэйлор Чарльстондагы үтерешне хөкем итсә дә, "аның мотивлары тулысынча ук канунсыз булмаган" дип өстәде.

Петербурда узган җыеннан тыш та соңгы вакытта Көнбатыш белән каршылыктаны Русиянең Европадагы үтә уңчы фиркаләр белән бәйләнешләрне ныгытырга тырышуы күзәтелә.

XS
SM
MD
LG