Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәзерге заман журналистикасы кризиста"


"Алтын-каләм" бәйгесенең ачылышы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:01 0:00

Светлана Шәйхетдинова: "Хәзерге заман журналистикасы кризиста"

"Алтын каләм" бәйгесе ачылышында КФУның журналистика кафедрасы мөдире Светлана Шәйхетдинова хәзерге заман журналистикасының кризиста булуын таныды. Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова моңа сәер елмаеп, булачак журналистларны куркытмаска чакырды.

23 июнь Казан читендәге “Идел” аланында республикакүләм XX “Алтын каләм” яшь журналистлар бәйгесе ачылышында Казан федераль университетының журналистика кафедрасы мөдире Светлана Шәйхетдинова сәламләү чыгышын хәзерге заман журналистикасының кризиста булуын әйтүдән башлады. Йөзләгән укучылар һәм чакырылган кунаклар аптыраштан көлешеп алды, шул вакыт Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, “Алтын каләм”нең жюри рәисе Римма Ратникова сәер елмаеп, аңа фестивальдә катнашучыларны куркытмаска киңәш итте. “Юк, юк, гомум фикерем башкача”, дип Шәйхетдинова чыгышын күтәренке рухта бетерергә тырышты.

Римма Ратникова яшь журналистлар фестивалендә гран-при алучыларны ташлама белән журфакка кертү елдан-ел кыенлашуын, университетның таләпләре үзгәреп торуын әйтте.

“Алтын каләм” финалына үткән 120 укучының иң активларында шул гран-при, беренче урын алып ташлама белән укырга керү җәлеп иткәнлеге беленде. Яшьләр Шәйхетдинованың кризис дигәнен дә, ачылыш тантанасының русча күбрәк үтүен дә сизмәгән. Төп ниятләре – җиңеп, укырга керүне җайлау дип аңладык.

“Мин Нурлат районы Колбай-Мораса авылыннан килдем. “Алтын каләм”гә узган елны беренче мәртәбә катнашкан идем. Шуннан соң миңа монда бик ошады һәм быелны да катнашырга булдым. Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, әбием турында мәкалә язып финалга уздым. Иң зур теләгем, әлбәттә, гран-при оту”, ди Булат Хөснетдинов.

Казан федераль университетының татар журналистикасы бүлеге мөдире Васил Гарифуллин сүзләренчә, быел журналистика кафедрасына керәргә теләгән гран-при җиңүчесен ике иҗади биремнән азат итәчәкләр. Укырга керү өчен абитуриентка рус теле һәм рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханнарын бирергә кирәк. Бәйгенең төп җиңүчеләренә автомат рәвештә 100әр бал өстәләчәк һәм алар иҗади биремне үтеп тормыйчак. Журналистика бүлегенә керү өчен реаль конкурс – бер урынга ике-өч кенә кеше хәзер, БДИ сәбәпле журфакка керүчеләр кимеде, ди Васил Гарифуллин.

Алай да, аның фикеренчә, “Алтын каләм”нән узган татар яшьләре алга таба журналистика юлын сайлап, төрле гәҗит-журналларда эшләүләрен дәвам иттерәләр. Алар арасыннан Васил Гарифуллин күптән түгел университетта укуны тәмамлаган Динә Шәкүрова, Алисә Сабирова, Линар Закировларны атады.

“Алтын каләм”нең төп шарты - язма-мәкаләләрне район һәм республика күләмендәге матбугатларда бастыру. Быелның оештыручылар тарафыннан билгеләп куелган төп темалары: Җиңүнең 70 еллыгы; ТАССР оешуга 95 ел һәм Татарстанның яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгы; Русиядә әдәбият елы; яшьләр һәм дәүләт; яшьләр толерантлык яклы һәм экстремизмга каршы; волонтер – үз тирәсендәге мохитне яхшыга үзгәртүче кеше; яшьләр интернет челтәрендә; “Алтын каләм” фестивале: узганы, бүгенгесе һәм киләчәге”.

Фестивальдә басма журналистика (татар һәм рус телләрендә), телевизион журналистика (татар һәм рус телләрендә), радиотапшырулар (татарча-русча), фотография, җәмәгатьчелек белән PR-элемтәләр (татар һәм рус телләрендә) кебек юнәлешләр буенча финалга үткән укучылар бер атналап көч сынаша. Быел беренче мәртәбә “Басма матбугатта дизайн һәм верстка” исемле яңа юнәлеш тә өстәлгән. Аның нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы дизайнер-верстальщик” номинациясендә җиңүче сайланачак. Гран-при ияләре 29 июньдә әйтеләчәк.

“Алтын каләм”нең оештыручыларның берсе, җюри әгъзасы Линар Закиров сүзләренчә, сайлап алу этабында татар матбугаты бүлегендә 70кә якын бала катнашкан. Шулардан 32сен финалга сайлап алганнар. Барлыгы бәйгедә 120 укучы катнаша. Ике телле фестиваль булганлактан, икесе дә гадел рәвештә алып барыла дип ышандырды Линар.

“Без ике теллеклекне саклыйбыз. Оештыручылар да, үзара татарча сөйләшә. Балалар турында әйткән дә юк инде. Кайвакыт шәһәр-районнардагы татар мәктәпләренә кергәндә балалар рус телендә генә аралашалар. Ә монда исә балалар фәкать татар телендә генә сөйләшә. Балалар “Алтын каләм”гә татар телендә эшләргә, иҗат итәргә дип киләләр”, ди ул.

“Идел” яшьләр аланында үтүче “Алтын каләм” яшь журналистлар бәйгесе быел 20нче тапкыр оештырыла. Фестивальдә ун яшьтән алып 17 яшькә кадәрге укучылар катнаша. Фестивальнең төп оештыручылары – Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың журналистлар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татмедиа массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы.

XS
SM
MD
LG