Accessibility links

Чубаров: "Кырымтатарларны бүлгәләү нияте барып чыкмаячак"


Чубаров Татарстанның Кырымдыгы гамәлләре турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00

Чубаров Татарстанның Кырымдыгы гамәлләре турында

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Татарстанның кырымтатарларны Русия чынбарлыгына якынайту тырышлыгына бәя бирде.

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров бу атна Азатлык радиосында булып 1-2 август көннәрендә Әнкарада үтәчәк корылтайга әзерлек, Кырымдагы вазгыять һәм дөньяда кырымтатарлар хокукларын яклау өчен башкарылган эшләр турында сөйләде. "Хәзерге заман" студиясендә Чубаров Азатлыкның Татарстан белән бәйле сорауларга да җавап бирде.

–​ Татарстанның кырымтатарларны Русия белән татулаштыру тырышлыкларына нинди бәя бирер идегез? "Мәдәни десантлар", концертлар, финанс ярдәмнең максаты нәрсә иде?

–​ Кремль кырымтатарларны үзенә карату өчен төрле чараларга бара, шуларның берсе – безгә багучы тагу. Бу багучы безне, "акылсызларны", Мәскәүгә кирәк юлга чыгарсын өчен.

–​ Барып чыгамы бу эш?

–​ Чыкмый. Мәскәүгә бәйле кайбер чиновникларны санамаганда Русиянең барлык төбәкләрендә акыллы кешеләр бар. Аерма бары тик шунда – алар безнең кебек ачык итеп үз фикерләрен әйтә алмый.

–​ Ягъни, Татарстанда да кайбер түрәләр шушы процессларның кайдан килеп чыгуын аңлый, әмма алар Кремль технологиясе тоткынына әйләнгән. Алар Мәскәүгә "юк" дип әйтә алмый, артыгын тырышмый да, шулаймы?

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

–​ Беләсезме, кемнедер ышандыру өчен башта үзеңдә ышану булырга тиешсез. Мәскәү кушуы белән безнең белән элемтәгә кергән беркем дә дөрес гамәл кылганнарына ышанмый. Алар да үз вакытлары килүен көтә. Исемнәрне атамыйча гына шулай дип әйтер идем.

–​ Бу технология дә уңышсыз булыр дип саныйсыз инде?

–​ Шулай уйлыйм. Русиядә бер генә технология эшли. Территориягә бер хуҗа билгеләнә. Ул хуҗага барлык өстенлекләр һәм вазифалар бирелә. Аның кеше үтерүе дә гафу ителә. Шундый урын Русиядә – Чечня һәм шундый хуҗа – Рамзан Кадыйров.

–​ Нәтиҗә ясап, Татарстан беркайчан да кырымтатарларга каршы бармаячак дип әйтеп буламы?

–​ Кайбер сәясәтчеләр Мәскәүгә хезмәт итәргә бик теләр иде, әмма бу барып чыкмаячак.

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров "Хәзерге заман" студиясендә башка сорауларга да җавап бирде. "Русия хакимиятләре кырымтатарларны күндерү өчен төрле алымнар куллана. Башта алар сатып алырга, аннары куркытырга тырышты, хәзер исә кырымтатар халкын бүлгәләү тырышлыгы күрелә. Ләкин бу ният барып чыкмаячак" диде Чубаров.

Чубаров: "Кырымтатарларны бүлгәләү нияте барып чыкмаячак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:38 0:00

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров "Кырымны Русиягә кушу" турында 16 мартта үткән референдум нәтиҗәләрен танымавын белдергән иде. Чубаров инде бер ел Кырымнан читтә яши. Аңа һәм тагын берничә кешегә биш елга Кырымга (Русиягә) керү тыелу турында фәрман чыкты. Кырым прокуроры Наталья Поклонская Рефат Чубаровны "Мәҗлес экстремистик эшчәнлеген туктатмаса" оешманы ябу белән янады.

XS
SM
MD
LG