Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә экстремистлар газ ширкәтенә һөҗүм итте, корбаннар бар


Һөҗүм булган газ ширкәте
Һөҗүм булган газ ширкәте

Франция көнчыгышындагы Сен-Кантен-Фаллавье шәһәрендә, ул Лион янында, газ җитештерү ширкәтенә һөҗүмдә бер кеше үтерелде, тагын бер кеше яраланды.

Билгесез кешеләр автомобильгә утырып американ газ ширкәте эченә үтә һәм газ саклагычларның берсен шартлата. Полиция моны ислам экстремистлары кылган булырга мөмкин дип белдерә. Корбанның башын кискәннәр.

Би-би-си хәбәр итүенчә, җинаять урынныннан ерак булмаган җирдә исламчылар әләме табылган.

Һөҗүм итүче кулга алынган. Франция хөкүмәте башлыгы Мануэль Вальс иминлек көчләрен Лион тирәсендәге әһәмияткә ия ширкәтләргә уяу булырга чакырды.

XS
SM
MD
LG