Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башваткыч": балаларга – көлү, өлкәннәргә – уйлану


Фильмнан күренеш
Фильмнан күренеш

Азатлык радиосы "Киноханә" шәлкеме кысаларында укучыларны кино дөньясы яңалыклары, популяр фильмнар белән таныштыра башлый.

Танылган Pixar анимация студиясе ике ел ялдан соң "Башваткыч" мультфильмын тәкъдим итте. Ул балалар гына түгел, өлкәннәр арасында да зур кызыксыну уята.

Дөньяда иң уңышлыларның берсе Pixar студиясе үзенең сыйфатлы һәм гомумкешелек кыйммәтләрен тараткан мультипликацион фильмнары белән популяр. 2013 елда аның соңгы “Монстрлар университеты” мультфильмы чыккач, студия эшендәге мәшәкатьләр аркасында ике ел дәвамында яңа фильмнар чыкмады. Ниһаять, шушы айда студия "Башваткыч" ("Inside Out") картинасын тәкъдим итте.

"Башваткыч" – балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә карарлык мультфильм. Аеруча балалар хис-кичерешләрен аңларга теләүче әти-әниләр өчен ул кызыклы булыр. Аның үзәгендә баланың һәм, гомумән, бөтен кешеләрнең башында булган хисләр, аларның тотышы һәм кешегә тәэсире тора.

Мультфильмның сюжеты шактый оригиналь. Аның үзәгендә 11 яшьлек гап-гади мәктәп кызы Райли. Аның башында, башка кешеләрдә кебек үк, биш төрле асыл хис-эмоцияләр яши: Шатлык, Кайгы, Курку, Ачу һәм Җирәнүчәнлек. Бу хисләр кызга барлыкка килгән проблемаларны чишәргә, аңа бәхетле һәм имин булырга ярдәм итә. Ләкин Райли гаиләсе белән башка шәһәргә күченгәч, алар арасында бәхәсләр барлыкка килә. Бу бәхәсләр кызның тотышына һәм әдәбенә нык тәэсир итә. Сюжет барышында Райли хисләре бер-берсе белән уртак тел табырга, проблемаларны чишергә өйрәнә.

Фильм режиссер Пит Доктерның оригиналь идеясенә нигезләнгән. Үзе режиссер болай диде: “Бу мин эшләгән иң авыр сюжет. Без бер үк вакытта кызны үзен һәм аның акылындагы эмоцияләрне күрсәтергә омтылдык, бу бик авыр”. Күп кенә кино тәнкыйтьчеләре дә фильмның шактый оригиналь булуын ассызыклады.

Мөгаен, “Башваткыч” яшүсмерләр өчен түгел, ә аларның әти-әниләре өчен фильм. Монда әти-әни һәм бала арасындагы аңлашылмаучанлык, бала күңеле нәрсә сизүе, әти-әниләрнең хаталары бик оста сурәтләнә. Фильмда һәр бала тәрбиясендә гаилә роленең әһәмиятле булуы, яшүсмер өчен әти-әнидән мөһимрәк кеше булмавы күрсәтелә.

Шул ук вакытта балалар өчен тәрбияви моментлар да көчле: урлау, намус мәсьәләләре яхшы тасвирлана, балаларга әти-әниләренә авыр булган чакта ярдәм итергә кирәклеге күрсәтелә. Боларны барысын да Pixar төсле, анимация, көлкеле формада оста күрсәтә.

Психологик моментларга һәм җитди проблемаларга карамастан, балалар өчен “Башваткыч” – оригиналь, кызыклы һәм якты мультфильм. Ул чын мәгънәсендә гаилә фильмы булып тора. Күпсанлы рецензияләрдә “ВАЛЛ-И”, “Монстрлар корпорациясе”, “Немоны эзләгәндә” кебек мультипликацияләргә хас булган үзгә тылсымлылык, җылылык “Башваткыч”та күзәтелде, дип әйтелә.

Төрле һәм детальләргә бай дөнья, чын тормышта еш очрый торган күренешләрдән көлү, персонажларның самимилыгы, һәр вакыйганың мәгънәгә ия булуы – бу күренешләр Pixar студиясенең анимация өлкәсендә чыннан да баш ролен үтәвен күрсәтә. “Попсалы” сюжетлардан, юмордан китеп, фильм җитештерүчеләр җылы, кызыклы, шул ук вакытта мәгънәле продукция барлыкка китерделәр һәм кинотеатрларда балалар өчен көлеп утыру мөмкинлеге белән беррәттән, өлкәннәргә дә уйлану форсаты туа.

XS
SM
MD
LG