Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә танылмаган сәләт ияләрен эзләделәр


"Яшьлеккә сәяхәт" ансамбле чыгыш яый
"Яшьлеккә сәяхәт" ансамбле чыгыш яый

Төмәннең "Төзүче" милләтләр мәдәнияте сараенда "Нур" өлкә татар мәдәнияте фондының 15 еллык юбилеена багышлап беренче мәртәбә татар милли сәнгате фестивале узды. Өлкә сәхнәсендә теләгән һәркем үз сәләтен күрсәтте.

Фестивальгә Төмән, Тубыл шәһәрләре, Ялутор, Яркәү, Тубыл, Төмән районнарыннан үзешчән артистлар килделәр. Фондның президенты Фәридә Бабина үзе бу әле беренче тапкыр гына оештырылган чараның тарихы белән таныштырды:

- Гел газета, телевидениедә бер үк кешеләрне күрәбез. Туйдырды бит инде алар. Татар мәдәният үзәкләре яңа сәләтле шәхесләрне эзләү белән шөгыльләнергә тиештер инде. Элек бит “Алло, талантлар эзлибез” дигән тапшыру бар иде, шуның кебек. Яңа йөзләр, яңа чыгышлар турында күптән хыяллана идем.

Фәридә Бабина рәхмәтләр кабул итә
Фәридә Бабина рәхмәтләр кабул итә

Ниһаять, аны тормышка ашырырга мөмкинлек туды. Күпләргә билгеле артистларны махсус алмадык. Нәкъ менә без теләгәнчә, бөтенләй яңа исемнәр булды бу фестивальдә. Яркәү районыннан Олеся Маметова искиткеч итеп җырлады. Тагын да Ялутор районының Аслана авылыннан 18 яшьлек Роберт Сабировның тавышы әйбәт. Ул әле беркая да җырламаган икән.

Катнашучы
Катнашучы

Гөлфия Левкова, мин пенсиягә чыктым, хәзер инде иҗат белән шөгыльләнәсем килә, ди. Ул да моңа кадәр өендә, туганнары арасында гына җырлаган. Кешеләр күптән җырларга кушканнар үзенә. Тыңлауларда ул миңа бик ошады, без аны беренче итеп чыгардык һәм беренче урынга лаек та булды. Күңеле күтәрелеп китте. Саз яклардан һәм башка җирләрдән өлкә үзәгендәге сәхнәдә чыгыш ясарбыз дип уйлап та карамаган кешеләрнең килүен теләгән идек тә инде без, ул тормышка ашты.

Бу татар милли сәнгате бәйрәмендә кул эшләре осталары да катнаштылар. Берәү үзе теккән читекләрен, икенчесе корама юрганнар, өченчесе сәйләннәрдән рәсемнәр ясый икән. 10 яшьтән 60 яшькә кадәргеләргә катнашырга мөмкинлек бирелде. Спонсорлар булмавы гына бераз күңелне төшерде.

Биюче Гыйззәт Әминов
Биюче Гыйззәт Әминов

Чыгышлар арасында берсе Казан ягындагыча биесә, икенчесе себерчә төйдерүе, әдәби телдә сөйләү белән бергә себертатарча гәпләшү бәйрәмне бизәде.

Сәләтлеләр бар һәм күп икәнлегенә төшендек. Җәен оештыру авыррак була. Эш яисә чираттагы ял вакыты. Инде киләсе елларга тагын да үткәреп, яз айларына күчерергә планлаштырабыз.

Эльвира Кәримова
Эльвира Кәримова

“Концертны “Нур” региональ өлкә татар мәдәнияте фондының 15 еллык юбилеена багышлап язган шигыре белән Тубылның җирле шагыйре Сөнгатулла Бекенин ачты. Чараны көчле, тәэсирле тавышы белән яшь егет – Эмиль Юсупов алып барды. Концерт програмын өлкән артистлар белән бергә яңа яшь талантлар бизәде. Мәсәлән, җырчылар - Роберт Сабировның, Гөлфия Левкованың, Роза Казакиеваның, Эльвира Кәримованың, Олеся Маметованың һәм башкаларның чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Үсмер кыз Ильяна Шаматова “Догалар”, “Әниемнең кочагы" җырларын нәфис, моңлы тавышы белән башкарды, халык тын алмый тыңлады.

Ильяна Шаматова
Ильяна Шаматова

Ерак юлны якын итеп Тубылдан Роза Яхина җитәкчелегендә “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле килде. Коллективта бөтен артистлар талантлы, барысы да мактауга лаеклы. Алар хор белән дә, аерым да җырладылар. Сөнгатулла абый Бекенин Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышлап, хәбәрсез югалганнар истәлегенә үзе язган “Вәгъдә бирдем” җырын скрипкада уйнап җырлады. Гыйззәт Әминов татар биюен бик шәп биеде. Фонд каршындагы мәдәни үзәккә йөрүчеләр көнчыгыш биюен биеп бәйрәмгә нур өстәделәр”, - дип сөйләде бу чараны тамаша кылган Дилә Фәхретдинова.

XS
SM
MD
LG