Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эсперанто урамы исемен үзгәртүгә каршы имза җыела


Казанда Эсперанто урамы исемен үзгәртүгә каршы җыен узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:55 0:00

2 июльдә Казанның Эсперанто урамын Назарбаев исеменә үзгәртүгә каршы ишегалды җыены үтте. Үз урамнарының исемен үзгәртүгә каршы чыккан казаннар Татарстан җитәкчелеген хөкем итте һәм бу үзгәрешкә каршы имза кампаниясе башлады.

Эсперанто урамындагы 35нче йорт ишекгалдында кичке җиде тулганда башланган чарага килүчеләрнең барысы да бу үзгәрешкә үз фикерләрен белдереп каршы чыкты. Кемдер үлмәгән кешенең исемен бер урамга бирүнең дөрес булмавын әйтсә, кемдер гомер буе яшәгән урамнарын үзләреннән сорамый нитми генә Назарбаев исеменә үзгәрткән Казан һәм Татарстан җитәкчелегенә канәгатьсезлеген белдерде.

Күпләр Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевка каршы булмауларын, аңа хөрмәт күрсәтүләрен, әмма аның исеме Эсперанто урамына бирелүгә каршы булуларын әйтте.

Кайберәүләр Назарбаев исемен Казанның нинди дә булса Техническая кебек берәр мәгънәсез урамына яисә Иннополиста булган әлегә исемсез берәр урамга бирүне тәкъдим итте.

Исемен әйтмәгән бер ир Татарстан җитәкчелегенә ирония аша үз мөрәҗәгатен дә җиткерде: "Татарстан җитәкчелеге! Безнең белән киңәшләшкән, безне шулай хөрмәт иткәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Сезнең бу хөрмәтегездән мин шок хәлендә калдым. Минемчә сез җирле халыкка караганда казакъ халкын күбрәк хөрмәт итәсездер".

Икенче бер ир исә Эсперанто урамын Назарбаев урамына үзгәртүгә Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашы барлыгын әйтте: "Мин бүгенгә кадәр ниндидер иллюзияләр белән яшәгәнмен икән. Президент сайлауга ике ай калып барганда Миңнеханов үзенең һәм безнең кем булуыбызны бик яхшы күрсәтте. Нәрсә телим шуны эшлим димәкче булды. Бәлки, ул Назарбаевка үзенең дә хан булуын белгертергә телидер", дип үз фикерен җиткерде.

Җыелган халык бер яктан үз моң-зарын түксә, икенче яктан Эсперанто урамын үзгәртүгә каршы имза җыелды. Килүчеләр чират тора-тора бу үзгәртүгә каршы булуларын белдереп имзаларын куйды. Оештыручылар бер сәгать эчендә генә дә 300дән артык имза җыелуын әйтте.

Халыкның канәгатьсезлек белдерүен тәртип саклаучылар да күзәтеп торды, араларыннан, монда яңгыраган фикерләрне теркәп баручылар да очрады.

Эсперанто урамында яшәүчеләр белән очрашуга бераздан башкала түрәләре дә килеп җитте. Казан шәһәр думасы секретаре, Казан шәһәре топонимика комиссиясе рәисе Людмила Андреевага ни өчен нәкъ менә Назарбаев исемен Эсперанто урамына бирергә теләүләре, ни өчен үлмәгән кеше исеменең бер урамга бирелергә теләве, ни өчен үлгән бер кешенең үлеменә ун ел булмый торып аның исемен мәңгеләштерергә теләүләре турында сораулар юнәлтелде.

Андреева бу сорауларга анык кына җавап бирмәсә дә, шәһәр исемнәрен билгели торган топонимика комиссиясе карарының киңәш бирә торган характерда булуын әйтте. Комиссия кабул иткән карарның кануннарны бозмавын да сүзләренә өстәде.

"Комиссия биреләчәк исем турында үз карарын Казан шәһәре башкарма комитетына белдерде. Назарбаев исемен тикшергәндә төрле фикерләр яңгырады. Комиссия әгъзаларының барысы да уңай яисә тискәре фикердә булмады. Әмма Назарбаев исеменең бу урамга бирелүе турында карар чыкты.

Комиссия шәһәрнең бер исемен үзгәртү карары кабул итми, ә бер кешенең Казанның берәр урамына исемен бирүгә лаеклымы яисә түгелме икәнлеген тикшерә. Бу очракта Назарбаев исеме Казанның берәр урамына бирелүгә лаек дип табылды. Бер урамның исемен үзгәртү карарын исә Казан башкарма комитетына бәйле Баш архитектура идарәсе кабул итә. Шәхсән мин үзем Казан урамнарын үзгәртүгә каршы торам", дип әйтте Андреева.

Эсперанто урамында яшәүчеләрне "Яблоко" һәм "РПР-Парнас" фиркаләре яклый һәм бүгенге чараны да алар интернет аша халыкка җиткерде.

Чараны оештыручылар Эсперанто урамы исемен үзгәртүгә каршы имза җыюны алга таба да дәвам итәчәкләре, нәтиҗәгә ирешелмәгән очракта Казанда үтәчәк су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына килгән журналистларга да бу хакта җиткерәчәкләре һәм бу проблемны бар дөньяга ишеттерәчәкләре турында әйтте.

XS
SM
MD
LG